Фәнни караш
Урамда февраль салкыннары булса да, «Россельхозцентр» ФГУБ филиалы лабораториясендә тулы көченә орлыкларның тишелеш сыйфатына анализ үткәрелә. Биредә беренче категорияле агроном Нурания Миңнуллина (рәсемдә) 30 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул сабан культуралары орлыкларын корткычлар һәм авырулар белән зарарлануга анализ ясый. -Минсельхоз боерыгы нигезендә, орлык салу планы 8350 тонна тәшкил итә,...
Урамда февраль салкыннары булса да, «Россельхозцентр» ФГУБ филиалы лабораториясендә тулы көченә орлыкларның тишелеш сыйфатына анализ үткәрелә.
Биредә беренче категорияле агроном Нурания Миңнуллина (рәсемдә) 30 елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул сабан культуралары орлыкларын корткычлар һәм авырулар белән зарарлануга анализ ясый.
-Минсельхоз боерыгы нигезендә, орлык салу планы 8350 тонна тәшкил итә, сабан культуралары 6099 тонна, ди бүлек җитәкчесе Роберт Ганибаев. - Фактта сабан культуралары орлыгы 5942,5 тонна яки планга карата 97 процент.
-План нәрсә хисабына үтәлмәгән?
-"Кама Тамагы"АХП планны хәтта арттырып үтәгән, әмма гомумрайон планына фермерлар да кертелгән. Шуларның кайберләре үзләренең орлык фондын тикшертә алмый.
"Россельхозцентр" филиалы белгечләренең орлыкларның, шулай ук туфракның авыру йоктыру дәрәҗәсен билгеләүдә тәҗрибәсе зур. Мәсәлән, узган ел 7,7 мең тонна күләмендә бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар орлыкларына фитоэкспертиза үткәрелде. Тикшерүдән ачыкланганча, тикшерелгән орлыкларның 62 проценты биологик саклау чаралары белән эшкәртергә тиешлеге ачыкланды, ягъни алар авырулар белән азрак зарарланган. 2013 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре буенча биологик агулагычларга 350 мең сум, химик агулагычларга 1 млн.290 мең сум акча тотарга тиеш иде. Фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре буенча чыгымнар 1 млн.640 мең сум тәшкил итте. Әмма факттагы чыгымнар 2 млн.944 мең сумлык. Әлбәттә, районда югары агротехникалы бүлекчәләр дә бар, аларда гектарыннан 25 центнер һәм югарырак уңыш алалар. Бу хуҗалыкларда югары нәтиҗәле химик агулагычлар файдалану, бәлки үзен аклыйдыр. Әмма гектарыннан 20 центнердан да кимрәк уңыш алучы хуҗалыклар да бар бит. Химик агулагычлар ашлыкның үзкыйммәтен арттырып кына калмыйча, уңышны да киметергә мөмкин.
Агымдагы елда тикшерелгән үрнәкләрнең 40 проценты азрак дәрәҗәдә зарарланган, ә калган 60 процентын химик агулагычлар белән агуларга кирәк. Биредә дә берүк вакытта биопрепаратлар, үсеш стимуляторлары, микроэлементлар һәм микробиологик ашламалар файдалану мөһим.
Бүген ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында "Россельхозцентр" ФГБУ республика филиаллары район бүлекләре эшчәнлегенә йомгаклар ясала һәм 2014 елга бурычлар билгеләнә. Киңәшмәдә "Россельхоцентр" ФГБУ директоры Александр Малько катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев