Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр – икенче

«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Мини-футболны - мәктәпкә» федераль программа кысаларында республика финал ярышлары үткәрелде. Турнирда республика мәгариф учреждениеләренең 1996-1997 елда туган футболчылардан торган ир-егетләр командалары катнашты. Бу юлы Мамадыш, Чирмешән һәм Кама Тамагы яшь спортчылары көч сынашты. Кама Тамагы (2:1) һәм Чирмешән (6:0) командаларын җиңеп, мамадышлылар беренче урынны алды, безнекеләр чирмешәнлеләрне...

«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Мини-футболны - мәктәпкә» федераль программа кысаларында республика финал ярышлары үткәрелде.

Турнирда республика мәгариф учреждениеләренең 1996-1997 елда туган футболчылардан торган ир-егетләр командалары катнашты. Бу юлы Мамадыш, Чирмешән һәм Кама Тамагы яшь спортчылары көч сынашты. Кама Тамагы (2:1) һәм Чирмешән (6:0) командаларын җиңеп, мамадышлылар беренче урынны алды, безнекеләр чирмешәнлеләрне (3:1) отып, икенче булдылар. Команда-призерларга кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, футболчыларга медальләр тапшырылды. Мамадыш командасы федераль дәрәҗәдә республика данын яклаячак. Республика мини-футбол федерациясе рәисе Сергей Рожков турнирда катнашып, соңгы елларда футболчыларыбызның уңышын югары бәяләде: «Прогресс сизелә, егетләрнең кәефләре күтәренке, димәк, аларга уен практикасы кирәк». ТР Идел аръягы зонасында бары тик Кама Тамагының гына футбол буенча алыштыргысыз лидер булып торуын өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев