3 апрель 2012 яңалыклары
-
Коръән укучылар конкурсы
Коръәнне оста укучы кеше хөрмәтле затлар белән бергә булыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга икеләтә савап ирешер.
-
Алар Җиңү белән кайтты
Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Кама Тамагы районы буенча «Алар Җиңү белән кайттылар» китабының чираттагы томын чыгару өчен районыбыз ветераннары исемлеген җыеп эшкәрткән. Хәзер китап өчен исемлекне соңгы тапкыр тикшерү үткәрелә. «Хәтер китабы» редакциясе» ДБУ үз туганнары һәм якыннары буенча үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә теләүчеләрдән тәкъдимнәр көтә. Өстәмәне исемлектә...
-
Пенсияләр артты
1 апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре 3,41 процентка, социаль һәм дәүләт пенсияләре исә 14,1 процентка артты. Федераль ташламадан файдаланучылар айлык түләүләр дә, шул исәптән, социаль хезмәтләр пакеты бәясе дә 6 процентка артты. Инвалид балаларга, I, II һәм III группа инвалидларга, шул исәптән, балачактан инвалидларга да социаль...
-
Балалар бәйрәм ярата
«Салават күпере» балалар бакчасында берьюлы берничә фольклор чарасы үткәрелде. Болар - «Нәүрүз», «Әкияттә кунакта», «Кышны озату» һәм «Карга боткасы», «Яңача әкият» - «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие». Балалар туган якларының гореф-гадәтләрен сәхнәләштергән, уен формасында белә, шәфкатьлелек, игелеклелек төшенчәләрендә тәрбияләнә.
-
Районда туризмны үстерү
6 апрельдә район мәдәният йортында «Кама Тамагы районында туризмны үстерү» темасына түгәрәк өстәлнең чираттагы утырышы була.
-
Компенсация түләүләре
Хәзерге вакытта пенсия фонды белгечләре эшкә сәләтсез гражданнарны караучы һәм компенсация алучыларның эшсезлек статусына туры килүләрен тикшерә. Эшсезлек статусы алып та, әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнүче 134 кешенең эшкә урнашканлыгы ачыкланган.
-
Пенсия фонды хәбәре
Кама Тамагы һәм апас районнарында пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, пенсияне дәүләт финанславы программасы башланганнан бирле агымдагы елның 1 гыйнварына аннан районның 432 кешесе, ә ана капиталыннан 2008 елдан 215 кеше файдаланган. Нигездә алар аны торак шартларын яхшыруга тоткан. Тулаем алганда, әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле ана капиталы сертификатын районда...
-
Барыгыз да өмәгә!
1 апрельдән республикада шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык старт алды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районда яшәүче һәркем табигатьне саклау законын бозу турында, аерым алганда, санкцияләнмәгән чүплекләр хакында район хакимиятенең кайнар линия телефонына: 2-12-52 шалтырата ала.
-
Глюкометрлар - бүләккә
"Бердәм Россия" партиясеннән район фельдшерлык пунктлары 10 Перформа Нано Акку Чек глюкометрлары алды. 30 мартта үзәк дәваханәдә 10 ФАП фельдшерына аларны партиянең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов тапшырды.
-
Мәктәпләргә ремонт кирәк
Агымдагы елда гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлауда өч еллык программа старт ала.