Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коръән укучылар конкурсы

Коръәнне оста укучы кеше хөрмәтле затлар белән бергә булыр. Укуы авыр булып, кат-кат кабатлап укучыга икеләтә савап ирешер.

2012 ел - Татарстан Республикасының Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Шуннан чыгып республикабыз, районыбыз да бу юнәлештә төрле чаралар үткәрелә.
27 мартта Олы Кариле җирлегендә дә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде: барлык укучылар, әти - әниләр, дәү әниләр, авыл халкы катнашты. Районыбызның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт белән район мәчете имам хатибы Раил хәзрәтнең килүе бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде. Бәйгедә утыз бер кыз һәм ир бала, әби һәм бабайлар катнашты.
бәйге ир-атларның азан әйтүләре белән башланып китте. Бәйгегә балалар да, өлкәннәр дә зур җаваплылык тоеп әзерләнгәннәр. Коръәннән сурә һәм аятьләрне күреп укучылар да, яттан сөйләүчеләр дә, мәкам белән әйтүчеләр дә булды. Башлангыч сыйныф укучылары аеруча да нык әзерлек белән чыгыш ясады. Гөлинә Зыятдинова, Фәнзил Галимҗанов, Диана Димиевага тиңнәр табылмады. Урта һәм өлкән сыйныфлардан Ләйсәнә Дәүләтшина, Сәйдәш Гәрәев, Илнар Идрисов, Илмаз Низамов, Айзирә Хәбибрахманова чыгышы хөкемдарларның игътибарын җәлеп итте. Зал тулы кеше алдында каушау - куркуларны җиңеп чыгыш ясау өчен Аллаһ Раббыбыз үзе ярдәм иткәндәр, мөгаен. Авылыбызның өлкәннәре - Шакирова Зөлхәбирә апа, Әкбәрова Тәскирә апа, Гатауллина Зөһрә апа, Ирек абый Гатин, Илһам Гәрәевнең Коръәннән сурәләр һәм аятьләр укуы бәйрәмебезгә ямь өстәде.
Чарада Нәкыя апа Халикованың Коръәнгә багышлап сөйләгән вәгазе тирән эчтәлекле иде. Һәркем: балалар да, өлкәннәр дә Нәкыя апаның чыгышын игътибар белән тыңлады, һәрбер җөмләне күңелләренә "сеңдреп" барырга тырышты. Коръәни Кәримгә карата туган сорауларына һәркем җавап табарлык итеп әзерләнгән чыгыш иде.
Бәйгедә катнашканы да, катнашмаганы да бәйрәмнән бүләксез китмәде. Галимулла хәзрәт догалар язылган китапчыклар, шәхси эшмәкәр, "Ландыш" кибете хуҗасы - Линар Дәүләтшин һәр катнашучыга шоколадлар өләште (Аллаһының рәхмәте яусын!). Үз чиратында Олы Кариле мәчетеннән дә җиңүчеләргә, катнашучыларга, залда утыручы балаларга, катнашучы өлкәннәргә истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр өләшенде.
Бәйгене оештыруда мәктәп директоры Илсур Кәримуллин зур ярдәм күрсәтте. Аңа авыл халкы, район имам мөхтәсибәте зур рәхмәтләрен җиткерде. Галимулла хәзрәт Коръән тәсфире бүләк итте. Ул үзенең чыгышында " Бала һәръяклап тәрбияле һәм белемле булырга тиеш: дөньяви яктан да, дини яктан да. Аллаһының рәхмәтләре белән, бергәләп эшләгәндә генә ниндидер уңышка ирешергә була, гел элемтәдә торыйк", - диде.
Балалар да, өлкәннәр дә бәйге - бәйрәмнән риза булып таралышты. Киләчәктә дә бу юнәлештә очрашулар насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев