Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләргә ремонт кирәк

Агымдагы елда гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлауда өч еллык программа старт ала.

Программага 30 ел элек төзелгән 50дән артык бала укыган 700 мәктәп керә. Программада республиканың 45 муниципаль берәмлеге катнаша. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30 гыйнвар күрсәтмәсе нигезендә агымдагы елда коррекцияле мәктәпләрне исәпкә алып, 163 мәктәпне ремонлау планлаштырыла. Программаны финанслау лимиты 2 млрд.204 млн.сум, шул исәптән муниципаль гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлауга- 1 млрд. 925 млн.сум, махсус (коррекцияле) гомумбелем бирү мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлар-254 млн.сум; проект-смета документациясе эшләүгә -25 млн.сум.
Республика программасы финанславы 6 төр ремонт эшләре үткәрүне күздә тота: түбә ремонтлау; тәрәзә алыштыру; эчке инженер коммуникацияләрне, керү юлын ремонтлау; бүлмәара ишекләрне алыштыру, санитар узелларны ремонтлау.
Районыбызда әлеге программага Красновидово төп мәктәбе керде. Мәктәп директоры Александр Левин фикеренә караганда, мәктәпне сыйфатлы ремонтлау өчен, төзелеш сметасы нигезендә, 30 миллион сумнан артык акча кирәк. Әмма бу акча гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә ремонт күләме сизелерлек кимегән. Мәктәпкә 11,5 миллион сум бүлеп биреләчәк.
-- Планда каралган алты позициядән тыш, мәктәптә эчке эшләрне дә сыйфатлы башкарасы, кухня блогын САНПИН таләпләренә туры китерәсе килә, - ди Александр Федорович. - Мәктәпкә 25 ел инде яңа җиһазлар алган юк, искеләренә 32 ел була. Әлбәттә, алар начар хәлдә түгел, әмма яңартасы килә. Бүгенге көндә "кулай мохит" программасы нигезендә учреждение һәм оешмалар инвалидлар тоткарлыксыз керсен өчен пандуслар куярга тиеш, чөнки ремонттан соң балалар бакчасы да бирегә күчәчәк үҗм коляскалы әниләргә дә пандус бик кирәк булачак. Теләсә нинди очракта да хәйрия ярдәме кирәк. Шул ук вакытта район ярдәменә дә ышанабыз. Авылның киләчәге бар. Укучылар саны кимү күздә тотылмый. Димәк, авыл яшәячәк.
- Мәктәпне ремонтлау 1 майдан башланып 15 августта тәмамланырга тиеш, - ди муниципаль район башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Кузеева. - Шуңа күрә май аенда укулар өлешчә балалар бакчасына күчереләчәк. Башлангыч сыйныфлар укытучылары укытуны өйләрендә алып барырга да риза, ремонт кына башлансын. Мәктәп моңа лаек. Дәресләр штат режимында алып барылачак, йомгаклау аттестациясенә дә әзерлек актив бара.
Ремонттан соң мәктәп бинасына балалар бакчасын, авыл китапханәсен һәм фельдшер-акушерлык пунктын күчерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев