3 февраль 2016 яңалыклары
-
Хәния Фәрхи Вәсилә Фәттахованың кызын алу турындагы хәбәр хакында: «Ул бөтенләй дөрес сүз түгел»
Күпләр яраткан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә дә бер атна вакыт узды. Шушы бер атна эчендә социаль челтәрләр, сайтлар, матбугат битләре, радио-телевидение әлеге күңелсез хәбәрдән "кайнап" торды. Әлбәттә, халык мәхәббәтен моңлы җырлары белән яулаган җырчының фаҗигасы беркемне дә битараф калдырмады. Вәсиләне озатып, берничә көн үтүгә аның...
-
Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе терапевты Аловсат Әскәров ашказаны җәрәхәте булдырмас өчен киңәшләр бирә
Авыруның клиник сурәте, дәвалау туклануының төп ысуллары турында үзәк район дәваханәсе терапевты Аловсат Әскәров белән сөйләшәбез: - Ашказаны җәрәхәте - ашкайнату органнарының киң таралган төрләреннән берсе. Халыкның 3-5%ы ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән авырый. - Җәрәхәт нидән барлыкка килә? - Бу нәселдән дә килергә, озак вакыт коры-сары ризык кулланудан,...
-
Кама Тамагы районнан хәрби хезмәткә чакырылучы 57 егетнең 17се югары уку йортын тәмамлаган
Узган дүшәмбедә район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм җирлек башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә 2015 елгы хәрби хезмәткә чакыру йомгаклары турында хәрби комиссар Дамир Сергеев отчет ясады. Ул билгеләп үткәнчә, закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә күп яшь кешеләр хәрби хезмәткә өстенлек бирә. Хәзер хәрби билеттан тыш муниципаль яки дәүләт...
-
Кама Тамагы мәдәният учреждениеләренең 2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар
Узган атнада район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләренең 2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар билгеләүгә багышланган семинар булып узды. Районда бу өлкәдә хәзерге вакытта 184 кеше мәшгуль. Мәдәни учреждениеләрдә 173 берләшмә эшли. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районда уздырылучы бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Агымдагы елда 5843...