Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы мәдәният учреждениеләренең 2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар

Узган атнада район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләренең 2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар билгеләүгә багышланган семинар булып узды. Районда бу өлкәдә хәзерге вакытта 184 кеше мәшгуль. Мәдәни учреждениеләрдә 173 берләшмә эшли. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районда уздырылучы бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Агымдагы елда 5843...

Узган атнада район мәдәният йортында мәдәният учреждениеләренең 2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар билгеләүгә багышланган семинар булып узды.


Районда бу өлкәдә хәзерге вакытта 184 кеше мәшгуль. Мәдәни учреждениеләрдә 173 берләшмә эшли. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районда уздырылучы бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Агымдагы елда 5843 мәдәни-күңел ачу чарасы уздырылган. Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары 13 республика дәрәҗәсендәге һәм 2 Россия дәрәҗәсендәге бәйгедә бүләкләнде. Алар арасында "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәр курчак һәм театраль коллективлары арасында республика бәйгесе дипломантлары "Вообрази" балалар театр студиясе (Столяров исемендәге мәдәният йорты), Кама Тамагы урта мәктәбенең "Ялкын" балалар театр түгәрәге, прокуратура хезмәткәрләре арасында "Кызыл ромашка" иҗат бәйгесе дипломантлары Шәйхаттаровлар гаилә ансамбле, "Рафаэлло" хореография группасы, "Калейдоскоп" вокаль ансамбле, "Моңлы тамчы" балалар фольклор коллективлары республика фестивале дипломантлары - Эльвина Мөхәммәдуллина, Зәринә Заһидуллина, Әдилә Гарифуллина, "Созвездие - Йолдызлык - 2015" ачык республика телевизион яшьләр фестивале дипломанты, "Яшьлек" вокаль ансамбле, "Камелия" вокаль ансамбле, җырчы Ксения Юманова.
Шулай ук республика һәм Россия буенча бәйгеләр дипломантлары "Вересень" рус халык хоры, "Тау ягы", "Мордва бизәкләре", Красновидово авылыннан "Оберег" балалар һәм өлкәннәр фольклор коллективлары.
"Яңа 2016 ел узган елдагысы кебек үк район һәм республика күләмендәге чараларга бай, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина. - 2016 ел Россия киносы елы дип, ә республикада саклау зоналары елы дип игълан ителде. Быел безнең районда тулы метражлы нәфис фильм төшереләчәк. Үзешчән ветераннар арасында "Балкыш" ("Сияние") театр коллективларының "Идел йорт" республика бәйгесе һ.б.башланачак. Инде февральдә без Идел аръягы зонасының 7 районын "Иделкәй" республика бәйгесенең зона турына (балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының смотр бәйгесе) кабул итәчәкбез. Без киләчәккә позитив карыйбыз. Бурычыбыз - республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә җиңүләр санын арттыру. Моның өчен безнең талантлы кешеләребез, тәҗрибәле мәдәният хезмәткәрләребез һәм без кулланырга тиешле республика программалары бар.
Районда халыкның ялын оештыру өчен мөмкинлекләр тудырыла. Биналарга капиталь ремонт ясала, шулай ук яңалары төзелә. 2015 елда "Авыл клублары" республика программасы буенча Иске Казиледә 200 урынлы күпфункцияле мәдәни үзәк төзелде. Кече Салтык, Кече Карамал, Олы Салтык, Шәпкә һәм Ишем мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Агымдагы елда Варварино авылында 50 урынлы күпфункцияле мәдәни үзәк төзү планлаштырыла, Тәмте мәдәният йортында Республика программасы буенча капиталь ремонт башланды.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: һәр эшкә иҗади якын килеп эшләгәндә генә кешеләр хөрмәтен яуларга була. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре әнә шуңа омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев