1 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Хакимият һәм бизнес диалогы
29 октябрьдә Кама Тамагы муниципаль районда кече эшмәкәрлекне үстерү буенча координацион совет утырышы булды. Муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Александр Осянин совет утырышында каралган мәсьәләләрне, аның эш нәтиҗәләрен яктыртты.
-
Кул белән ясалган могҗиза
2012 елда районның туган якны өйрәнү музее үзенең юбилеен - оешуына ярты гасыр булуын билгеләп үтә.
-
Көзге каникул вакытында
Районыбыз мәктәпләре укучылары көзге каникулларын күршедәге Апас районында кызыклы һәм файдалы үткәрәчәк. Кичә Кама Тамагы урта һәм Затон кадет мәктәп-интернатында укучылар «Свияга» санаторий-профилакториясендә атналык ялларын башлап җибәрде.
-
Терлекчеләр эше
Ноябрьнең беренче көнендә район терлекчеләренең бер сыердан уртача көнлек сөт савып алудагы күрсәткечләре төрлечә. Кичәге көнгә иң түбән сөт Ленин исемендәге хуҗалык сыер савучыларында. Атабайда бер сыердан көненә 4,5 килограммнан азрак сөт савып алалар, Караталда - 5,3 килограмм. Осинники (5,5), Келәнче (5,9), Кирельскида да (6) күрсәткечләр мактанырлык түгел. Ә сөт...
-
Тернәкләндерү үзәгендә
Район халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап "Дәһшәтле елларны искә алыйк" дип аталган чара үткәрелде. Репрессиягә дучар булган якташларыбызның, аларның балаларының ачы хатирәләре шул вакыйгаларга багышланган шигырьләр белән алышынды. Нина Пантелеева үз гаиләсенә кагылган куркыныч хәлләргә тукталды. Көрәледән Кәшифә Ибраһимова 1939 елда донос буенча...
-
Зона турниры
Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә зона ярышлары кысаларында районыбыз җиденче тапкыр яшь спортчыларны кабул итә. 1-7 ноябрьдә район үзәгендәге «Акчарлак» спорт-савыктыру комплексында тугыз команда спортчылары 1995-1996; 1997-1998 һәм 1999-2000 елларда туганнар арасында беренчелекнең финал стадиясенә юллама алуга уйный.
-
Бәйрәм концерты
Иртәгә район мәдәният йортында "Без - бердәм" исемле Бердәмлек һәм килешү көненә багышланган концерт була. Анда район һәм поселокның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары күңелле ял кичәсе тәкъдим итә. Барыгызны да бәйрәм концертына көтәбез.
-
Гаилә фермаларында
Соңгы вакытта гаилә фермаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу халыкның керем чыганагы да, эш урыннары да, өстәлләрдәге сыйфатлы продукция дә.