Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаилә фермаларында

Соңгы вакытта гаилә фермаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу халыкның керем чыганагы да, эш урыннары да, өстәлләрдәге сыйфатлы продукция дә.

Безнең районда да энергияләре ташып торган, эшлекле ир-атлар үз эшләрен ачты.
Мәсәлән, Келәнчедән Рамил Сафин агымдагы елның тугыз аенда үзенең гаилә фермасыннан 108 центнер сөт, 8,4 центнер ит җитештергән. Аның фермасында 15 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3 сыер, 10 баш сарык, 10 баш умартасы бар. Терлек азыгы җитештерү өчен 76 гектар җир арендага алган.
Олы Кариледән Мансур Галимҗанов агымдагы елның 9 аенда 241 центнер сөт, 25,2 тонна ит җитештергән. Аның фермасында 39 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 24 баш сыер, 2 ат, 15 сарык, 45 гектар арендага алынган җире бар.
Болардан тыш Кирельскидан Владимир Осипов, Тәмтедән Александр Степанов, Иске Барыштан Мөсәлим Сабиров та фермерлык белән шөгыльләнә.
Балтачтан Фәргать Вилданов, Рафаэль Әхмәдуллин умартачылык белән шөгыльләнә, аларның 60-70 баш умарталары бар. Алар шулай ук сарыклар һәм мөгезле эре терлекләр дә асрый. Тәмтедән Александр Каляшин да сарык асрау серләренә төшенә, бүгенге көндә 60 баш сарыгы бар. Красновидоводан Сергей Фәйзуллин балыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Ул елга 2,5 тонна балык үрчетергә планлаштыра.
Балтачтан Хәсип Шәйхетдинов (рәсемдә) үзенең гаилә фермасыннан иң күп сөт һәм ит җитештерүче. Агымдагы елның 9 аенда ул 288 центнер сөт һәм 31,2 центнер ит җитештергән.
Аның 440 квадрат метр мәйданлы фермасында 20 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 8 баш сыер, 3 ат, 35 баш дуңгыз, терлек азыгы үстерү өчен 50 гектар җире бар.
Дүрт фермер: Рамил Сафин, Хәсип Шәйхетдинов, Мансур Галимҗанов һәм Сергей Фәйзуллин муниципаль район башкарма комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы һәм КФХ башлыклары белән тигез финанслап гаилә фермалары төзүгә өчъяклы килешү төзеде.
Татагролизинг аша КУН, роторлы чаптыргыч һәм пресс-җыйдыргыч белән МТЗ-82 тракторы алу мөмкинлеге бар. Терлек сатып алу өчен дә субсидия бирелә: мөгезле эре терлекнең бер кг тереләй авырлыгына 40 сум, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызларга - 30 сум.
Сөт саву, тирес чыгару җиһазларын 50х50 программасы буенча алырга мөмкин, аның яртысын фермер, икенче яртысына авыл хуҗалыгы министрлыгы акчаны кире кайтара.
Кыскасы, авылда эшләргә теләге булган, энергияле кешеләргә агробизнес алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Безнең фермерлар моны үз хезмәтләре белән исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев