Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тиңнәре арасында беренчеләр

Бөгелмәдә инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан республикасы чемпионаты үткәрелде. Анда районыбыздан биш спортчы катнашты. Алар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аларның тырышлыгына сокланасы һәм сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куясы килә. Гомуми авырулары булган спортчылар арасында Ольга Сахарова сигез катнашучы арасында бишенче нәтиҗә күрсәтте. Равил Нәҗмиев унҗиде спортчы арасында унберенче булды. Светлана...

Бөгелмәдә инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан республикасы чемпионаты үткәрелде.
Анда районыбыздан биш спортчы катнашты. Алар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аларның тырышлыгына сокланасы һәм сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куясы килә. Гомуми авырулары булган спортчылар арасында Ольга Сахарова сигез катнашучы арасында бишенче нәтиҗә күрсәтте. Равил Нәҗмиев унҗиде спортчы арасында унберенче булды. Светлана Никаншина арбада йөрүче спортчылар арасында иң яхшы күрсәткечкә иреште- беренче урынны алды. Ул теннисны арбасына түгел, урындыкка утырып уйнады, бары тик бик катлаулы ситуациядә генә бер аягында уйнады.
-Газета укучыларыбызның исенә төшереп үтәбез, Светлана 2006 елда пассажирлар автобусы фаҗигагә тарыганда аягын югалта. Бу вакыт эчендә ул автомобиль йөртергә өйрәнә, үзе өчен кулай булган спорт төре белән шөгыльләнә башлый,-ди "Форпост" МУ директоры Александр Кочетков. Нәтиҗәдә, ул районыбызны беренче урынга чыгарып, менә дигән уңыш күрсәтә. Җиңүчегә медаль һәм грамотаны ТР инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина (рәсемдә) тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X