23 апрель 2013 яңалыклары
-
Тере классика
Яшел Үзәннең А. Пушкин исемендәге гимназиядә укучыларның "Тере классика" II Халыкара конкурсының республика этабы үткәрелде. 120 катнашучы арасында районыбыздан ике конкурсант - Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Алия Нигъмәтҗанова һәм Наилә Хананова (җитәкчеләре Хәмирә Вафина) конкурс финалына чыгып0 призер булдылар.
-
Замана кулланучылары өчен конкурс
"Яшь программист" XVII республика конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Анда районның биш мәктәбе укучылары катнашты. «Web-cайты (Web-проекты)" номинациясендә Сөйки урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диана Маслова беренче урынны алды. Икенче урында- Зөлфәт Сабирҗанов (Олы Салтык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы), өченче урынны- Нияз Вафин (Олы Салтык мәктәбе, 10 сыйныф) һәм Язилә Хәсәнова...
-
Исәнме, Каратай!
Районыбызда 13 апрельдә үткәрелгән «Шумбрат, Каратай!» бәйрәме республикада гына түгел, Мордовиядә дә киң чагылыш тапты. Әлеге чара мордва халкының Россия дәүләтенә кушылуының 1000 еллыгын бәйрәм итү программасының ахыры булды. Ул милли традицияләрне саклау һәм мордва халкының бердәмлегенең үзенчәлекле символы үрнәге. ТРда мордва диаспорасының төбәк рәисе Сергей Новиков һәм Казанда мордва...
-
Тиңнәре арасында беренчеләр
Бөгелмәдә инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан республикасы чемпионаты үткәрелде. Анда районыбыздан биш спортчы катнашты. Алар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аларның тырышлыгына сокланасы һәм сау-сәламәт кешеләргә үрнәк итеп куясы килә. Гомуми авырулары булган спортчылар арасында Ольга Сахарова сигез катнашучы арасында бишенче нәтиҗә күрсәтте. Равил Нәҗмиев унҗиде спортчы арасында унберенче булды. Светлана...
-
Иделдә беренчеләр
19 апрельдә "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ эшчеләре елгада беренчеләрдән булып навигация чорын ачты. Бу көнне әзер продукция складыннан Аракчино гипс эшкәртү заводы өчен 2900 тонна таш төяп озатылды. Бүген икенче баржа килде инде. Бу юлы Тольятти гипс эшкәртү заводына 10000 тонна таш китәчәк. "Башволготанкер" ААҖ вәкиллегендә дүшәмбедән судноларны навигациягә...
-
Һөнәри бәйрәм уңаеннан
«Акчарлак» спорт комплексында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бу көнне МР башлыгы җирле үзидарә органнарының иң яхшы хезмәткәрләренә республика һәм район бүләкләре тапшырды. Муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советының рәхмәт хатлары, МР Советы мактау грамоталары һәм район башлыгы рәхмәт хатлары...
-
Уртак йортыбыз чиста булсын
20 апрельдә һәр җирдәгечә районда Бөтенроссия экологик өмә үткәрелде. Әлеге чарада районның барлык учреждение, оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Аерым алганда, алар баганалар һәм агачларны аклады, бина фасадларын һәм территорияләрен тәртипкә китерде, чәчәк клумбаларын һәм газоннарны чәчәк утырту өчен әзерләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...