Котлаулар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район үзәгендә яшәүче әтиебез Әлһап Вафа улы һәм әниебез Рәфика Исмәгыйль кызы Хәйруллиннарның 26 февральдә Алтын туйлары
Кадерле әти-әниебез! Бүген сезнең өчен һәм сезнең белән бергә безнең өчен дә кадерле, истәлекле көн. Алтын туйларын каршылау бөтен кешегә дә насыйп булмаган бәхет. Сез үзегезнең гаиләгезне кордыгыз, 50 ел бергә гомер кичердегез, балаларыгызны үстереп кеше иттегез, оныклар сөеп аларны да үстерергә зур ярдәм итәсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!...
-
Район үзәгендә яшәүче кадерле әтиебез, яраткан дәү әтибез Гайнуллин Кәбир Мортаза улына 85 яшь
Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, йөрәкләребездәге иң матур хисләребезне юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен. Без балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, уңышларыбызга куанып яшәвеңне телибез. Син безнең янәшәдә булганда...
-
Куйбышев Затонда яшәүче яраткан апабыз Әскәрова Фәридә Хәбибулла кызын 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез
Кадерле апабыз! Сәламәтлеккә туеп, яшәү ямен күреп, бәхет-шатлыкка күмелеп, кадер-хөрмәткә төренеп, якыннарыңның һәм туганнарыңның ягымлы карашын тоеп, игелекләрен күреп бергә-бергә яшәргә насыйп итсен. Төрле чакны күргәнсеңдер, апа, Йөрәгеңдә күптер яра да. Киңәшчебез, терәгебез булып Озак яшә безнең арада. Котлы булсын, апа, туган көнең Шатлык балкып торсын йөзеңдә. Безнең өчен бик...
-
Куйбышев Затонда яшәүче кадерле апабыз Әскәрова Фәридә Хәбибулла кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз
Апа! Барыр юлларың имин, табыннарың тулы һәм мул булсын. Сәламәтлектән аермасын, кадер-хөрмәттә, якыннарыңның игелеген күреп, озын гомер итүеңне телибез. Киләчәктә дә гаиләңнең, туганнарыңның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшә. Бер гаиләнең биш баласы бит без Иң олысы синдер, туганым! Күңелебезгә сеңеп калган, Мәрхәмәтле апа булганың. Кояш кебек балкып чыгасың син Безне...
-
Куйбышев Затонда яшәүче хөрмәтле апабыз Әскәрова Фәридә Хәбибулла кызына 80 яшь тула
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, кояштай озын гомер телибез. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Калган гомеребезне бер-беребезнең хәлен белешеп, авырлыклар килсә бергә җиңеп, аралашып үткәрик. Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә, Кагылса да көзге кыраулар. Сынмадың, сыгылмадың да син,...
-
Куйбышев Затонда яшәүче кадерле әниебез Әскәрова Фәридә Хәбибулла кызын олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз
Кадерлебез! Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Күңелең - тыныч, тормышың мул булсын. Шатлык-сөенечләр, күтәренке кәеф белән яшәргә язсын. Безнең уңышларга сөенеп, кадер-хөрмәт күреп гомер ит. Котлы булсын, әни, туган көнең, Озак яшә, бул син бәхетле. Яныбызда син булганда гына Табып була олы бәхетне. Ак гөлләргә ак теләкләр...
-
Кече Карамал авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Фәүзия Шәйхетдин кызы Кәримуллинаның олуг юбилее. 23 февральдә аңа 90 яшь тула.
Бу шатлыклы көндә без барыбыз ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Туар таңнарың нурлы һәм якты, көннәрең кайгы-хәсрәтсез булсын. Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Кылган догаларың кабул булып, безне хәвеф- хәтәрләрдән сакласын. Терәгебез һәм киңәшчебез булып яшәсәң иде. Яшик әле озак бергә-бергә Суытмыйча йөрәк җылысын. Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең Без телибез сиңа олысын. Һәр...
-
Куйбышев Затон штпда яшәүче кадерле әниебез Хәйруллина Миләүшә Мәҗит кызына 5 февральдә 45 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, шатлык-бәхетләр телибез. Киләчәктә дә әтиебез белән пар канатлы булып, без - балаларыңның игелеген күреп, туганнар белән аралашып, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын. Кайгы-хәсрәт килмәсен, йөзеңнән шат елмаю чаткылары сүрелмәсен. Әни, син бит тормышыбыз яме, Безнең өчен олы...
-
Хөрмәтле Хәмитова Роза Нуретдин кызының 25 гыйнварда туган көне.
Дустым Роза! Мин сине чын күңелемнән туган көнең белән котлыйм. Күңелең түрендә һичкайчан Өмет кояшы сүнмәсен, Бәхетле язмыш йолдызы Гомер күгеңнән китмәсен. Синең тормыш юлларыңда Очрамасын киртәләр, Гел бәхетләр һәм шатлыклар Алып килсен иртәләр. Иң изге теләкләр теләп калучы дустың Энҗе.
-
Кече Карамал авылында туып үсеп, озак еллар элеккеге “Кама” колхозында механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыккан, тыл ветераны кадерле әтиебез – дәү әтиебез Хәйруллин Мәрхәб Вәлиулла улының 25 гыйнварда олуг юбилее – аңа 85 яшь тула
Әтиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син тырышлыгың, уңганлыгың белән үрнәк, авырлыклар алдында баш имичә, гаиләңә ныклы терәк, ярдәмче, киңәшче, акыллы әти булдың. Сиңа безнең рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә дә безнең кайгыртуны тоеп, әни белән тигез гомер кичерсәгез иде. Синең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык....
-
Иске Казиле авылында яшәүче кадерле әниебез Хәлилова Фатыйманың 24 гыйнварда туган көне
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа яшәү өчен иң кирәген саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Син һәрчак көләч йөзле, сабыр, барлык кешеләргә ярдәмчел булдың. Шуңа күрә дә сине барысы да хөрмәт итә, ярата. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, шәфкатен тоеп авылыбызның ак әбисе булып яшәсәң иде. Гел янәшә булсаң иде, әни,...
-
Даныш авылында яшәүче Сөләйманова Әминә Харис кызына 19 гыйнварда 75 яшь
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Без сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәткә бирешми, көчле рухлы булып балаларың һәм оныкларыңның ярдәмен, игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Син безнең иң сабыр, якын киңәшчебез, ягымлы һәм яраткан дәү әниебез синең акыллы киңәшләрең безгә һәрчак кирәк, барысы өчен дә зур рәхмәт...
-
Каратал авылында яшәүче кадерлеләребез – Камәрия һәм Әсрар Сөләймановларның 16 гыйнварда Зөбәрҗәт туйлары
Сез никахка кергән көннән бирле 55 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып күңел җылысын тоеп гомер кичерәсез. Сез бүген дә кечкенә генә шатлыкны да ике итеп, балаларыгыз уйнап...
-
Балтач авылында яшәүче Хисамиева Фәридә Фәрит кызына 50 яшь
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел һәм гаилә тынычлыгы, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, озын-озак яшәвеңне телибез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Унынчы гыйнвар көнне, Әниебез, туган көнең. Матур булсын һәрвакытта Киләчәгең, бүгенең. Илле яшь - күп, димә, Ул әле чәчәк чагың....