Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фән җилкәннәре

Муниципаль район мәгълүмати методик үзәгенең өлкән сыйныфлар өчен оештырган район конференциясе әнә шул исем астында үткәрелде. Тикшеренү эшләренең район конкурсына бирелгән 21 эшеннән йомгаклау этабына иң яхшы 9 эш сайлап алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров конференциядә катнашучыларга сәләмләү сүзе белән чыкты, балаларга уңышлар һәм фәнне үзләштерү һәм өйрәнүдә...

Муниципаль район мәгълүмати методик үзәгенең өлкән сыйныфлар өчен оештырган район конференциясе әнә шул исем астында үткәрелде.
Тикшеренү эшләренең район конкурсына бирелгән 21 эшеннән йомгаклау этабына иң яхшы 9 эш сайлап алынды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров конференциядә катнашучыларга сәләмләү сүзе белән чыкты, балаларга уңышлар һәм фәнне үзләштерү һәм өйрәнүдә яңа үрләргә омтылуларын теләде. Методик осталыкның район мәктәбе җитәкчесе Ләлә Алексеева укучыларга мондый конкурсларда катнашканнары өчен рәхмәт әйтте, эшләрендәге кимчелекләрен күрсәтте, эшкә оригиналь тикшерү алымнарын билгеләп үтте, укучыларга эшләрендә ярдәм иткән фәнни җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. "Укытучы укучыдан башка алга таба бара алмый", - дип билгеләде ул һәм укучыларга Георг Зиммельнең: "Белемле кеше үзе белмәгәнне кайдан табарга икәнлекне белүче" дигән әйтемен китерде. Тикшеренергә һәм яңалыкны белергә теләгән өчен менә дигән девиз. Аннары йомгаклау этабында катнашучылар жюри хөкеменә слайтлар һәм тикшеренү эшләре нәтиҗәләрен күрсәтү белән презинтацияләү формасында үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Олы Кариле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айзирә Хәбибрахманованың (рәсемдә) Гавриил Державин иҗатына багышланган "Его гений думал по татарски" эшен жюри иң яхшысы дип тапты. Икенче урын Затон урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алия Җиһаншинаның "Исследование осанки школьников" тикшеренү эшенә бирелде. Иске Казиле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Римма Сабирова һәм Алия Зиннәтуллинаның "Влияние компьютера на здоровье школьника" эше өченче урынны яулады.
Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Чулпан Вәлиеваның "Мудрость избяных заповедей в статье С. Есенина "Ключи Марии" эше иң яхшы тикшеренү эше дип табылды.
Иң яшь тикшеренүче- Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Риналь Миңнеҗановның "Изучение рефлекторного поведения пчел" эше жюри әгъзалары, конференциядә катнашучылар тарафыннан иң оригинале дип билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев