16 апрель 2013 яңалыклары
-
Фән җилкәннәре
Муниципаль район мәгълүмати методик үзәгенең өлкән сыйныфлар өчен оештырган район конференциясе әнә шул исем астында үткәрелде. Тикшеренү эшләренең район конкурсына бирелгән 21 эшеннән йомгаклау этабына иң яхшы 9 эш сайлап алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров конференциядә катнашучыларга сәләмләү сүзе белән чыкты, балаларга уңышлар һәм фәнне үзләштерү һәм өйрәнүдә...
-
Китапханә төне
Авылара үзәк китапханә укучыларның киң даирәсен җәлеп итү максатында төрле чаралар үткәрә. 19 апрельдә 19.00 сәгатьтә ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне-2013» акциясе кысаларында «Китапханә дөньясына сәяхәт» чарасы үткәрелә. Китапханәчеләр балаларны һәм аларның ата-аналарын буш вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрергә чакыра.
-
Хатын-кызлар берләшә
Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы. Бу учакта һәркемгә җылы һәм уңайлы булсын өчен нәкъ менә аңа зур рухи һәм физик көч куярга туры килә. Балаларны тәрбияләүгә, уртак файдалы ял итүгә кагылучы күп кенә мәсьәләләрне хатын-кызлар бергәләшеп хәл итә ала. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган «Берегиня» клубы әнә шундый...
-
Җиңү белән котлыйбыз!
«Йолдызлык-2013» конкурсының зона этабында үткән безнең район конкурсантлары «УНИКС» концерт залында республика турында катнашты. Финалга Келәнче авылыннан Айзирә Нигъмәтуллина үтте (җитәкчесе Гөлсем Нәҗмиева). Калган катнашучылар дипломант булды һәм бүген «Ривьера» аквапаркында ял итә.
-
Үзара дус һәм тату яшиләр
Кама Тамагы районында Иделнең биек яры буена берүк төрле исемдәге уникаль этник төркем вәкилләре яшәгән Мордва Каратае авылы урнашкан. Мордва каратае XVIII гасырдан ук нык кергән. Беренче тапкыр әлеге төркем турында Идел буе халыкларын өйрәнгән танылган тикшеренүче И. Лепехин яза. Ул аны эрзя һәм мокша белән беррәттән аерым мордва кабиләсе...