Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Теле барның - иле бар

28 март көнне РДКда әнә шундый исем астында Г.Тукай исемендәге ll республика шигырь укучылар конкурсының район этабы үткәрелде.

Әлеге конкурсның максаты да яшьләрне милли-мәдәни кыйм-мәтләрне үстерүгә, татар шигърияте дөньясына тарту, Тукай иҗаты үрнәгендә тәрбияләү.
Конкурста катнашучылар теләсә кайсы татар шагыйре әсәрен рус яки татар телендә сәнгатьле, музыкаль сәламләү белән оста итеп тамашачыга җиткерергә тиеш иде. Әйтергә кирәк, Кама Тамагы, Казиле, Көрәле, барышлылар яхшы әзерләнеп килгән. Ул өч яшь төркемендә бәяләнде: кечкенә төркем 1-4 сыйныфлар арасында: l урынны икәү Эльвина Мөхәммәдуллина (Кама Тамагы), Данис Булатов (Казиле) бүлеште, ll урында рус баласы Дарья Шаповал саф татарча сөйләде, (Кирельск), lll урынны Әдилә Хәсәнова (Казиле), икәү Айзирә Нигъмәтуллина (Келәнче), Илфак Мотыйгуллин (К.Карамал) яшь талантлар булды. Урта төркемдә (5-8 сыйныф): Регина Хәйруллина (Көрәле), Римма Сабирова (Казиле) 1 урынны бүлеште. ll - Алинә Сибгатуллина (Казиле), Гөлназ Талипова (Кама Тамагы татар урта мәктәбе), lll - Алинә Яруллина (Казиле), Рәзинә Хәмидуллина, Рәсил Вафин (Кама Тамагы) дуэты бүлеште. Өлкәннәрдә (9-11 сыйныф): l - Илнур Нәбиуллин (Олы Салтык, рәсемдә), Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева (Казиле), ll - Алинә Әхмәтшина, Любовь Мысина , Алия Низамова (Кама Тамагы) бүлеште, lll урынны Энҗе Вәлиева (Балчыклы) яулады.
Диплом алучыларны котлыйбыз, башкалар да район сәхнәсенә чыгып, матур итеп сөйләргә көч тапканнары өчен мактауга лаек. Афәрин! Ә иң-иңнәре 16-17 апрельдә Казан шәһәренең М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында финалда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев