29 март 2012 яңалыклары
-
Кулай мохит
Узган атнада Яшел Үзәндәге "Идел" тернәкләндерү үзәгендә "Кулай мохит" дәүләт программасын тормышка ашырганда инвалидлар иҗтимагый оешмасының урыны һәм роле" темасына бер атналык семинар үткәрелде. Безнең районнан анда район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, ТРО ВОИ членнары Гөлсинә Лотфуллина һәм Игорь Дыренков катнашты. Семинарда катнашучылар алдында Төзелеш, архитектура һәм ТХК министрлыгы,...
-
БДИ һәм ДЙАга әзерлек
Район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары башланды, аларның максаты- укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләгәндә ата-аналарның игътибарын җәлеп итү. Җыелышлар Кама Тамагы татар, Олы Кариле, Сөйки мәктәпләрендә узды. 23 һәм 24 мартта 9 һәм 11 сыйныфларда ДЙА һәм БДИ формасында математикадан сынау имтиханнары узды. 28 мартта унберенчеләр өчен физикадан БДИ булды. Тугызынчы һәм унберенче...
-
Теле барның - иле бар
28 март көнне РДКда әнә шундый исем астында Г.Тукай исемендәге ll республика шигырь укучылар конкурсының район этабы үткәрелде.
-
Гадәттән тыш хәл? 112гә шалтырат
Теләсә нинди көтелмәгән хәлдә иң мөһиме-кешеләрне саклап калу. Нәкъ менә шуның өчен барлык хезмәтләр һәм структураларның бердәм һәм тиз рәвештә эш итүләре, ә җирле үзидарәләрнең аларга һәръяклап ярдәм күрсәтүе кирәк.
-
Яхшы нәтиҗәләр
"Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы йөзүчеләре командасы тренер Максим Берляков җитәкчелегендә Буа шәһәренең "Дельфин" спорт комплексында үткәрелгән 1999-2002 һәм 1995-1998 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча районара ачык беренчелектә катнашты. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Гүзәлия Нәҗмиева беренче урынны алды, гомумкоманда lll урында.
-
Дипломга лаек
Районның гомумбелем бирү мәктәбе укучылары даими рәвештә төрле конкурслар, ярышлар, олимпиадаларда җиңү яулый. Александр Костюнин әсәрләре буенча халыкара әдәби конкурсның читтән торып катнашу туры төгәлләнде. Әлеге конкурста Иске Казиле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Җиһангиров Ранис, "Проза" номинациясендә чыгыш ясап, дипломга лаек булды (укытучысы Әнисә Сафина).
-
Язгы чакырылыш
Елга ике тапкыр, язын һәм көзен, район хәрби комиссариаты Россия Кораллы Көчләр сафына чакыру буенча эш алып бара. Март аеның соңгы көннәрендә хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләр медицина комиссиясе үтә, 2 апрельдән алар чакыру комиссиясенә киләчәк. Нәтиҗәләр буенча безнең районнан хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең саны билгеләнәчәк.
-
Аңлаешлы булсын
Идарә компаниясе һәм ТМШ эшчәнлегенең ачыклыгын хәл итү өчен РФ хөкүмәте 2010 елның сентябрь аенда "Күпфатирлы торак йортлар белән идарә өлкәсендә эш алып баручы оешмаларның мәгълүматларны ачуда стандартларны раслау турында"гы карар чыгарды. Бу документ белән идарә торак базарына халыкка идарәләр турында гомуми мәгълүматларга керүнең ачыклыгын, күпфатирлы торак йортларда гомуми милекне...