Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Татарлар килә!

31 июль көнне 15.00-23.00 сәгатьтә - Камал театры каршындагы мәйданда җанлы татар музыка фестивале «Исән!fest» узачак. Программада - Казанның иң текә төркемнәре һәм музыкантлары гына түгел, Башкортостаннан һәм Удмуртиядан дә кунаклар. Татар эстрадасына параллель рәвештә инде күп еллар буе тере, альтернатив музыка үсеп бара - рок, хип-хоп, акустика, джаз, этника....

31 июль көнне 15.00-23.00 сәгатьтә - Камал театры каршындагы мәйданда җанлы татар музыка фестивале «Исән!fest» узачак. Программада - Казанның иң текә төркемнәре һәм музыкантлары гына түгел, Башкортостаннан һәм Удмуртиядан дә кунаклар.

Татар эстрадасына параллель рәвештә инде күп еллар буе тере, альтернатив музыка үсеп бара - рок, хип-хоп, акустика, джаз, этника. Татар артистлары көнбатыш музыканы һәм ана телләрен, мелодиканы, ритмиканы берләштерергә тырыша. Аларның иҗатын җитди рәвештә күрсәтерлек фестиваль Казанда беренче тапкыр уза.

«Исән!fest» белән бергә Иске Татар бистәсендә «Печән базары» ярминкәсе һәм «Уку паркы» лекторие дә үтәчәк, ди оештыручылар. Анда кул осталары эшләре белән танышырга, мастер-классларга барырга, шигъри слэмда, квестта катнашырга мөмкин булачак.

Шулай итеп, бер көнгә бистәбез заманча татар мәдәнияте узәгенә әйләнер. «Исән!fest» программасында - хип-хоп ветераннары Ittifaq, оперы йолдызы Артур Исламов әйдәп баручы Alqanat металлистлар төркеме, панк-рок каһарманнары «Ачы Таң», коллаборациялар остасы Рәдиф Кашапов, Казаннын инди- һәм гараж рок вәкиле Оскар, Валерий Коротков һәм Радик Салимовның ALMA этно-проекты.

Моннан тыш, фестивальда башта төбәкләрдән дә үз туган телләрендә җырлаучы артистлар була. Алар арасында удмурт халык көйләрен яңартучы Silent Woo Goore һәм Өфедән башкорт халык коралларын гитаралар, барабаннар тавышы белән кушучы «Аргымак» төркемнәре бар.

Исегезгә төшерәбез, «Исән!fest» фестивале Камал театры каршындагы мәйданда 31 июль көнне узачак. Ул 15.00 сәгатьтә башлана. Чарага керү бушлай.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев