28 июль 2015 яңалыклары
-
Активистларның чираттагы акциясе
Бүген Кама Тамагы район үзәгендә райпо мәйданында "Президент белән бергә" ирекле хәрәкәт активистлары акция уздырды.
-
Туган авылыбызга җыйнаулашып тагын кайттык әле, якташлар.
Матур чәчәкләргә , агачларга күмелгән мәчет ишегалды. Стендта 6 ел рәттән булып узган бәйрәм мизгелләре, матди ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге урын алган. Чаллыда бу көнне җиденче тапкыр шау-гөр килеп Авыл бәйрәме узды. Һәрвакыттагыча авылдашлар, кунаклар тагын бер мәртәбә үзләренең балачакларына, яшьлек елларына кайтты. Бәйрәмнең программасы елдан-ел камилләшә, тәрбияви төс ала. Гадәттәгечә,...
-
Гомер дәвамына сузылган белем
2013 елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Гомер дәвамына сузылган белем" проектында катнашып, компьютер сатып ала. Бүген тернәкләндерү курсына йөрүчеләрнең компьютер белән эш итәргә өйрәнү мөмкинлеге бар. Хәзер җиде кеше йөрүче чираттагы төркем дәүләт хезмәтләре порталы белән эшләргә, электрон почта буөлдырырга һәм кулланырга, социаль челтәрдәтеркәлергә өйрәнә,
-
Халык контроле
ТРда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы өченче ел инде инфраструктураны яхшырту, хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм башка проблемалар турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә. Ел башыннан "Халык контроле" электрон сервисына безнең районнан 7 заявка кергән. Алты заявка -Кама Тамагы гражданнарының район үзәген төзекләндерү проблемасын хәл итүгә, юллар сыйфатына, ТБО чыгаруга, балалар мәйданчыкларын...
-
Зәй урманында ике кешене аю ашаган– “Әтнә таңы”
"Челнинские известия" газетасы Зәй урманында йөргән ике дусны аю ашавын хәбәр итә. Аларның гәүдәләре аланлыкта табыла. Бер ирнең аяклары өзелеп, гәүдәсеннән читтә ята. Махсус хезмәт белгечләренә аюны атудан башка чара калмый. Ни өчен аю кешеләргә Һөҗүм иткән, монысын әлегә белгечләр тикшерә. Бу урман хуҗасының быел беренче мәртәбә кешегә ташлануы. Әтнәлеләр!...
-
Татарлар килә!
31 июль көнне 15.00-23.00 сәгатьтә - Камал театры каршындагы мәйданда җанлы татар музыка фестивале «Исән!fest» узачак. Программада - Казанның иң текә төркемнәре һәм музыкантлары гына түгел, Башкортостаннан һәм Удмуртиядан дә кунаклар. Татар эстрадасына параллель рәвештә инде күп еллар буе тере, альтернатив музыка үсеп бара - рок, хип-хоп, акустика, джаз, этника....
-
Казанда яңадан базарда янгын чыккан
Бу юлы Чехов базарында азык-төлек стеллажлары янган. Янгын иртән башлана, бу хакта хәбәр бердәм ашыгыч 112телефонына 5.46 сәгатьтә алына. Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр бер катлы бинада 4 кв. метр мәйданда азык-төлек стеллажлары януын күрә. 5.57 сәгатьтә ачык ут сүндерелә. Базар сакчылары да югалып калмый - алар янгын сүндерүчеләр...
-
Буалы ир-ат 95 процент пешү алды
23 июль көнне, кичке биш сәгатьләр тирәсендә Буаның Космовский урамында яшәүче 1971 елгы ир-ат каты пешә. Ул үзенең ишегалдында торучы ясалма тимер мичен кабызганда ут утынга тизрәк элсен өчен сыек ягулык кулланган. Нәтиҗәдә ут "гөлт" итеп кабынып ир-атның киемнәренә һәм чәчләренә, тәненә дә үрләгән. Ул каты пешүдән һәм авыртудан аңын...