Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа конкурс

Узган атнада район мәдәният йортында "Яшь талантлар" район конкурсы үткәрелде. Бу юлы 5 яшьтән 30 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр үз осталыкларын күрсәтте. Конкурс биш номинациядә узды: фортепиано, вокал, нәфис сүз, бию һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр. Чыгыш ясаучыларның кайберләре тамашачыга "Йолдызлык" конкурсы буенча таныш, әмма кайбер артистлар аңа яшь буенча туры...

Узган атнада район мәдәният йортында "Яшь талантлар" район конкурсы үткәрелде.
Бу юлы 5 яшьтән 30 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр үз осталыкларын күрсәтте. Конкурс биш номинациядә узды: фортепиано, вокал, нәфис сүз, бию һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр. Чыгыш ясаучыларның кайберләре тамашачыга "Йолдызлык" конкурсы буенча таныш, әмма кайбер артистлар аңа яшь буенча туры килмәгән, икенчеләренә туры килерлек номинация булмаган. Район конкурсы алар өчен яңа мөмкинлекләр ачты.
Фортепиано номинациясендә музыка мәктәбенең Затон филиалы укучылары чыгыш ясады. Конкурсантларның күбесенә үз осталыкларын камилләштерү өчен күп эшләргә кирәк. Шулай да Камилә Зәйнуллина, Саша Мөхәммәтҗанов, Андрей Митрофанов, Виталина Шәрәфетдинова яхшы чыгыш ясады.
Вокалчыларны өч яшь төркеменә бүләргә туры килде. Кечкенә төркемдә Айгизә Вафина (Келәнче), Снежана Богатова (Тәмте) башкалардан аерылып торды. Урта төркемдә Ксения Юманова (Кама Тамагы), Илгиз Мөхәммәтҗанов (Келәнче), Гөлия Мозаффарова һәм Илназ Сафин (Олы Салтык) чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде. Өлкән төркемдә Ксения Кузнецова (Сөйки) һәм Фаил Хәмзин (Келәнче) яхшы чыгыш ясады. Вокаль ансамбльләр арасында беренче һәм икенче урыннарны "Молодо-зелено" һәм "Радуга" бүлеште.
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбеннән "Аккорд" вокаль-инструменталь ансамбленә ярышырлык көндәш булмады.
Ә менә нәфис сүз номинациясендә җиде катнашучы да диплом белән бүләкләнде. Келәнчедән Алсинә Айтуганова һәм Олы Салтыктан Илнур Нәбиуллин чыгышы аеруча ошады.
Заманча бию номинациясендә коллективларның берсе дә аерылып тормады. Чыгышларның барысы өстендә дә эшләргә кирәк.
Үзешчән артистлар белән төрле номинацияләрдә актив эшләгәннәре өчен Келәнче һәм Олы Салтык мәдәният йортларын билгеләп үтәргә кирәк. Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе һәм Затон филиалының эшләре дә уңышлы. Шулай да укытучылар онытмасын иде: рәттән ике конкурска берүк номерларны алып килергә кирәкми. Шуңа күрә вокалчыларның күбесе тиешенчә бәяләнмәде.
Гомумән алганда, конкурс уңышлы узды, әмма аны "Йолдызлык" конкурсыннан соң түгел, ә аңа кадәр әзерлек туры буларак, көзен оештыру уңышлы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X