12 апрель 2012 яңалыклары
-
Яңа конкурс
Узган атнада район мәдәният йортында "Яшь талантлар" район конкурсы үткәрелде. Бу юлы 5 яшьтән 30 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр үз осталыкларын күрсәтте. Конкурс биш номинациядә узды: фортепиано, вокал, нәфис сүз, бию һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр. Чыгыш ясаучыларның кайберләре тамашачыга "Йолдызлык" конкурсы буенча таныш, әмма кайбер артистлар аңа яшь буенча туры...
-
Компьютер белән озак яшәргә
30 мартта үткәрелгән компьютер олимпиадасының беренче этабы йомгаклары буенча 2 җиңүче ачыкланды. Анда "Интернет-озак яшәү" программасы нигезендә компьютер грамотасына өйрәнгән 15 пенсионер катнашкан иде. Җиңүчеләр - Кама Тамагы штпдан Надежда Михайловна Автономова һәм Надежда Александровна Левагина. Алар Кама Тамагы районында "Россия пенсионерлар союзы" бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова җитәкчелегендә 16 апрельдә...
-
Озак көттергән җиңү
Газетабыз хәбәр иткәнчә, районыбыз җыелма командасы ир-егетләр арасында мини-футбол буенча узган атнада баулыда үткәрелгән республика турнирының финал турында беренче урынны алды. Моңа кадәр каматамагылылар балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында футбол буенча үткәрелгән төрле ярышларда ундүрт тапкыр призер булган иде. Болар - районара, зона һәм республика беренчелеге. Һәм менә чын җиңү!
-
Бәйрәмнәр озайтылды
Быел май бәйрәмнәре Яңа ел каникулы хисабына ике көнгә озайтылды. 29 апрель-1 май, 6-9 май - ял көннәре. Әлеге закон проектын Дәүләт Думасының барлык фракцияләре хуплады.
-
Без - бердәм!
Җәмгыятебездә толерантлык һәм конфессияара килешү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Ветераннарның район советы рәисе Ирания Сәгъдиева һәм пенсионерлар союзының район бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова районда яшәүчеләрнең дини карашларын хөрмәт итү максатыннан район үзәгендәге христианнар чиркәвендә булып, үз оешмаларыннан әлеге бәйрәм хөрмәтенә сәдака бирделәр.
-
Барыгыз да – өмәгә!
Район торак пунктларын төзекләндерү һәм чистарту буенча ике айлык бара. Чәршәмбе Кама Тамагы штпда кайбер оешмалар: "Акчарлак" спорт-савыктыру комплексы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, редакция һәм башка кайберләр үз территорияләрендәге кар һәм озакка сузылган кыштан соң чүп-чарны җыештырырга чыкты. Уртак йортыбыз чиста һәм матур булсын өчен оешкан төстә, тырышып эшләргә...
-
Ветераннар өчен
Халыкны социаль яклау идарәсе ветераннарга белешмәләр һәи таныклыклар бирү эшен дәвам итә. Агымдагы елның беренче кварталында районның социаль яклау идарәсе 56 "Хезмәт ветераны" таныклыгы биргән, шулардан 13 таныклык "Хезмәт ветераны" исеме беренче тапкыр бирелүгә, 41 таныклык "Хезмәт ветераны" белешмәсен алыштыруга һәм 2 таныклык югалту нәтиҗәсендә таныклык-дубликат бирүгә бәйле рәвештә.
-
Әхлакый тәрбия – һәркем эше
Мәркәзебез Казандагы Россия ислам университетында җөмһүриятебез район авылларыннан имам-хатыйблар, мөслимәләр, мөгалимнәр катнашында дин тарихын өйрәнү һәм өйрәтү үзенчәлекләре буенча фикер алышу җыены булып узды. Районыбыздан анда Галимулла хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә өч кеше катнашты.
-
Укытучылар өчен сыйныф сәгате
80 гә якын укытучы, мәктәп директоры һәм аларның урынбасарлары өчен укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга багышланган тематик сыйныф сәгате үткәрелде. Чара Затон урта мәктәбендә үткәрелде, анда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты.