Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уртак йортыбыз чиста булсын

20 апрельдә һәр җирдәгечә районда Бөтенроссия экологик өмә үткәрелде. Әлеге чарада районның барлык учреждение, оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Аерым алганда, алар баганалар һәм агачларны аклады, бина фасадларын һәм территорияләрен тәртипкә китерде, чәчәк клумбаларын һәм газоннарны чәчәк утырту өчен әзерләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

20 апрельдә һәр җирдәгечә районда Бөтенроссия экологик өмә үткәрелде.
Әлеге чарада районның барлык учреждение, оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Аерым алганда, алар баганалар һәм агачларны аклады, бина фасадларын һәм территорияләрен тәртипкә китерде, чәчәк клумбаларын һәм газоннарны чәчәк утырту өчен әзерләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре Идел ярын чистартуда көч куйды, татар урта мәктәбе укучылары Җиңү Паркында эшләде, «АК Барс банк» белгечләре койма буяды. Кама Тамагы штп МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев әйтүенчә, җыелган чүп-чарны түгү өчен «Благоустройство» ООО махсус техника биргән, татар урта мәктәбе һәм ЦРБ үз транспортлары белән ташыган. «Благоустройство» ООО директоры Рөстәм Хәлилов әйтүенчә, бу көнне район территориясеннән 156 куб чүп-чар чыгарылган.
«Республикада игълан ителгән икеайлык кысаларында киләчәктә дә эш дәвам итәчәк,- ди Нияз Камалиев. - Бордюрлар буялачак һәм агачлар утыртылачак». Куйбышев Затон һәм Тенеш поселокларында да өмә предприятие хезмәткәрләре һәм халыкның актив катнашында үткән. «Халык язгы һәм көзге өмәләрнең барысында да актив катнаша,- ди әлеге җирлек башлыклары. - Алда торган чорга эш күп. Чәчәкләр дә утыртачакбыз. Ел әйләнәсе тырышып эшләргә тиешбез, чөнки тирә-ягыбызның чисталыгы безнең һәрберебезгә бәйле».
Рәсемдә: экологик өмәдән бер күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев