Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңышны кайгыртып

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кызу эш чоры - язгы кыр эшләре башланды. Агымдагы ел уңышы аларны үткәрү вакытына һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына, ахыр чиктә авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрнең финанс иминлеге аңа бәйле булачак. Барлык агротехник чараларны (дым каплату, культивация, чәчү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш һ.б.) башкару өчен техниканы басуга...

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кызу эш чоры - язгы кыр эшләре башланды. Агымдагы ел уңышы аларны үткәрү вакытына һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына, ахыр чиктә авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрнең финанс иминлеге аңа бәйле булачак.
Барлык агротехник чараларны (дым каплату, культивация, чәчү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш һ.б.) башкару өчен техниканы басуга керткәнче «Кама Тамагы» АХПсында чәчүләрне минераль ашламалар белән тукландыруда кайбер бүлекчәләрдә (Келәнче, Иске Барыш һ.б.) авыл хуҗалыгы авиациясе, «Туман»нар кулланыла. Карамал, Олы һәм Кече Салтыкта ашлама кертү эше тәмамланган, алда- Кирельск һәм Красновидово басулары.
«Олы Кариле» ААҖда күпьеллык үләннәрне җир өсте алымы белән тукландыралар, авиация каты өслекле очу полосасы булмаганлыктан әлегә кулланылмый. Ленин исемендәге хуҗалыкта тукландыруны чәчүләрне берүк вакытта тырмалап, чәчү агрегатлары белән тукландырырга уйлыйлар.
-Тулаем район буенча 2700 гектар уҗым тукландырылды,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов. -Авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәләрендә берүк вакытта чәчү өчен орлыклар да инкрустацияләнә.
Бу көннәрдә уҗым мәйданнары ашлама белән тукландырыла. Ставрополь краеннан килгән АН-2 самолеты килешү нигезендә 4200 га мәйдан җирне "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе чәчү җирләренә аммиак селитрасы сибә. Экипаж командиры Александр Шаталов сүзләренә караганда, 1 га мәйданга физик авырлыкта 100 кг. исәбеннән көнгә 500 га җир тукландыралар. Бер очышка 5-15 минут вакыт сарыф ителә. Склад мөдире Роза Хәмитова әйтүенчә, ашлама җитәрлек күләмдә, ягулык белән дә тоткарлыклар юк. Һава шартлары матур торса, эшне төгәлләү дә озакка сузылмаячак. Рәсемдә: очкычка минераль ашлама төйиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев