18 апрель 2013 яңалыклары
-
Күргәзмәдә катнаштылар
Муниципаль район делегациясе Казанда «Казан ярминкәсе» территориясендә үткәрелгән, үз эченә спорт һәм туризм темасын берләштергән ике көнлек махсуслашкан халыкара "KITS-2013" күргәзмәсендә катнашты. Стендта район территориясендә актив һәм маҗаралы ял мөмкинлекләре, истәлекле урыннар турындагы мәгълүмат урнаштырылган иде. Делегациядә катнашучылар стенд белән кызыксынучылар сорауларына җаваплар бирде, мәгълүмати буклетлар өләште һәм районыбызга кунакка...
-
Хат ташучыларга- стимул
"Татмедиа" ААҖ "Татарстан почтасы" ПС УФ белән берлектә 2013 елның икенче ярты елына газета-журналларга язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте. "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "иң яхшы кечкенә шәһәр хат ташучысы", "иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләрендә 2013 елның икенче яртысына "Татмедиа" ААҖ басмаларына язылу...
-
Халык контроле эштә
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына бер ел булды. 2012 елның апрелендә Татарстанда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлады. Ул гражданнарга хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары белән социаль челтәрне хәтерләткән яңа форматта эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда яшәүче һәркем ведомство яки муниципалитетның гаризалар тикшерү һәм аның карарларының оперативлыгы, чиновниклар эшенә бәя...
-
Укытучылар өчен сыйныф сәгате
Кичә Рудник урта мәктәбе базасында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Очрашуның темасы - мәктәп тарафыннан укучылар шәхесен үстерү һәм үзраслауда социум потенциалын куллану. Чара эшендә район мәктәпләре директорлары, оештыручылар һәм укытучылар катнашты (тулырак киләсе санда укырсыз).
-
Ачык дәресләр
22-27 апрельдә районның барлык мәктәпләрендә «РФ һәм ТР символикалары» темасы буенча парламент дәресләре үткәрелә. 30 апрельдә ГОЧС, ГИМС, ППЧ хезмәткәрләрен җәлеп итеп, ОБЖ курсы буенча Бөтенроссия ачык дәресләр була.
-
Җыентык әзерләнә
Хәзерге вакытта районның туган якны өйрәнү музеенда «Сугыш чоры балалары искә ала» җыентыгын бастыру өчен материаллар җыела һәм эшкәртелә. Музейда район тарихына, аның танылган кешеләренә һәм сугыш чоры балаларына багышланган стенд яңартылган. Күп кенә җирлекләр бу эштә активлык күрсәтә. Болар - Иске Казиле, Олы Салтык, Осинники авыл җирлекләре һәм Куйбышев...
-
Икеайлык дәвам итә
Район үзәге хезмәт коллективлары беркетелгән территорияләрен җыештырырга ике тапкыр чыктылар инде. - Иң намуслы коллективлар арасында ЦСОН, авыл хуҗалыгы идарәсе, 1нче балалар бакчасы, пенсия фонды идарәсе,- ди шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев.- Алар карны вакытында таратты, икенче шимбәдә чүп-чарны һәм кипкән үләнне җыештырдылар. Бу атнада җәлеп ителгән хезмәткәрләр үзәк...
-
Афәрин!
Узган якшәмбедә Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә «Мини-мисс Татарстана» республика конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Районыбыздан конкурста яшь вокалчы Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучысы Апполинария Лазарева катнашты. Ул яхшы вокал ягыннан билгеләп үтелде, конкурс тәмамланганнан соң «Татарстан» телеканалы журналистлары аңардан интервью алды.
-
Уңышны кайгыртып
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кызу эш чоры - язгы кыр эшләре башланды. Агымдагы ел уңышы аларны үткәрү вакытына һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына, ахыр чиктә авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрнең финанс иминлеге аңа бәйле булачак. Барлык агротехник чараларны (дым каплату, культивация, чәчү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш һ.б.) башкару өчен техниканы басуга...