Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңдырышлы җирлеккә төшсен

Орлыкның ничек итеп җиргә төшкәнен күргәч, күңел шатлана, димәк, уңыш һәм өстәлләребездә тәмле, хуш исле икмәк булыр. Борын-борыннан ук иген игүче хөрмәткә лаек булган, ул бүген дә шулай.

«Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе Карамал бүлекчәсенең Кече Карамал авыл янындагы басуына килгәндә бөртеклеләр чәчү, 14 майда, тәмамланып килә иде инде.

- Тагын ике әйләнеш ясыйсы калды, - ди механизатор Салават Гыйләҗев. Ул апрель ахырыннан ук ЗСЗ-3,6 чәчү агрегатында бодай чәчүдә эшли. Башта культивацияли. «Тоткарлыкларсыз эшләдек, техникада да җитди җимереклекләр булмады. Авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Рәхимов һәрдаим безнең янда, чәчүне күзәтеп тора».

"Күпме чәчтегез?" дигән соравыбызга Салават болай диде: "Кызганыч, җиребез бетеп килә". Аларның агрегаты 600 гектарга якын чәчкән. Шундый ук тагын бер агрегатта механизатор Рушан Хөснуллин эшли. Вакыт белән исәпләшмичә, авырлыкларга карамастан, җирдә эшләргә омтылуларын күрү күңелле, алар көненә 15әр сәгать эшли.

"Тәмле ашаталар" - Марий Элдан килгән Владимир Горинов, Алексей Петухов, Евгений Юферов басуга ук ашарга китергән аш пешерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар безнең басуларда чәчү вакытында беренче елларын гына эшләми, хезмәт һәм яшәү шартларыннан канәгать.

"Бүген бөртеклеләр чәчүне төгәллибез, иртәгә судан үләненә чыгабыз",-дип фикерен уртаклашты узган елгы чәчү алдынгысы, быел да яхшы күрсәткечләргә ирешүче Салават Гыйләҗев.

Тынгысыз, ару-талуны белмәс игенче эше әнә шундый ул. Басуга якынлашканда беренче булып танылган тракторчы - 40 елдан артык стажы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Ильяс Борһан улы Шәмсиевны очраттык. Ильяс абый бүген дә булачак уңыш өчен җаны-тәне белән янып йөри. Икмәкне башкача түгел, әнә шулай гына үстереп була. Басу эшчәннәренә хезмәтләре, җиргә булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт.

Рәсемдә: ашлык һәм ашлама төягән КамАЗ шоферлары Фәнис Кәлимуллин һәм Данис Талипов, механизатор Салават Гыйләҗев агрегатка чәчүлек салу вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев