15 май 2012 яңалыклары
-
Батырлык һәм дан
11 майда ЦСОНда социаль тернәкләндерү кысаларында Кама Тамагы татар гомумбелем бирү мәктәбенең урта звено укучыларын чакырып, «батырлык һәм дан турында» дип исемләнгән чара үткәрелде. Гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү, социаль тернәкләндерү бүлекләре белгечләре балигъ булмаганнар белән кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар үткәрде. Ике командага бүленеп, малайлар пазл җыйды, хәрби темага...
-
Сынатмадылар
Узган шимбәдә Казан шәһәрендә Россиянең пенсионерлар союзы район бүлеге җыелма командасы II республика спартакиадасы финалында катнашты. Алар спортның алты төрендә көч сынашты. Йөзүдә Владимир Сороковнинга тиңнәр булмады, чөнки ул аз гына да шанс бирмәде һәм көндәшен күпкә артка калдырып, I урынны яулады. Александр Захаров 2,41 минут вакыт белән урыннан сикерү...
-
Күңелсез хәлләр
7-13 майда Кама Тамагы полиция бүлегенә хокук тәртибен төрлечә бозулар турында 51 гариза һәм хәбәр алынды. 7 майда Кама Тамагында яшәүче 7сеннән 8 майга каршы төндә Рус Бортасындагы мастерскойга законсыз кереп ПД-10 двигателен урлаган билгесез затларны җинаять җаваплылыгына тарту үтенече белән язган гаризасы керде. 13 майда полиция бүлекчәсенә Казанда яшәүче...
-
Агач утырттылар
Узган шимбәдә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы паркка карагач, чыршы, туя, каен, имән, миләш, балан, юкә, нарат үсентеләре утыртылды. Үз участокларында район үзәгенең ике мәктәбе, спорт комплексы, МР Советы һәм башкарма комитет, комплекслы газ хезмәте, УСХиП, ДЮСШ, хәрби комиссариат, үзәкләштерелгән бухгалтерия, ППЧ-116, ЦВР, райпо яхшы эшләде. Үсентеләрне Кариле урманчылыгы китерде.
-
Оператив-кисәтү чарасы
10-30 майда Татарстан Республикасы территориясендә «Нелегал-2012» оператив-кисәтү чарасы үткәрелә. УФМС төбәк пункты хезмәткәрләре «Югары Ослан муниципальара бүлек»нең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе белән берлектә чит ил гражданнарын тикшерә.
-
Бәйрәм концерты
Җиңү көне алдыннан Затон кадет мәктәп-интернаты укучылары Сөйки мәдәният йортында бәйрәм концерты куйды. Кадет мәктәбе укытучыларына һәм укучыларга, җитәкчелеккә - концертны оештыручыларга үсеп килүче буынны патриотизм, Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Кадетлар чыгышы сөйкилеләр күңеленә хуш килде.
-
Халык игътибарына
«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ халык игътибарына шуны җиткерә: майның икенче ункөнлегендә Кариле участок урманчылыгы Олы Кариле, Кече Кариле, Балтач торак пунктлары янындагы урманда җир өсте алымы белән аны корткычларга каршы эшкәртү үткәрә.
-
Афәрин!
Узган шимбәдә Буаның «Батыр» дюсш оештырган футбол турнирында тренер Ришад хананов җитәкчелегендәге 1996-1997 елда туган егетләр хуҗалардан калышып, икенче урынны алды. Ярышта Идел аръягының 5 командасы катнашты.
-
Сабан туе турында
Халык теләген исәпкә алып, быел район Сабан туе 11 июньдә була. Авыл җирлекләрендә халкыбызның яраткан Сабан туе бәйрәме җирле үзидарә карарлары нигезендә 10 һәм 12 июньдә үткәрелә. Теләге булган һәркемне язгы чәчүне уңышлы төгәлләүне бәйрәм итәргә чакырабыз.
-
Уңдырышлы җирлеккә төшсен
Орлыкның ничек итеп җиргә төшкәнен күргәч, күңел шатлана, димәк, уңыш һәм өстәлләребездә тәмле, хуш исле икмәк булыр. Борын-борыннан ук иген игүче хөрмәткә лаек булган, ул бүген дә шулай.