Мәктәп ишекләре ачыла
ТР мәгариф учреждениеләренең гомуми рейтингында укучыларның дәүләт йомгаклар аттестациясе буенча безнең район узган ел белән чагыштырганда 13 позициягә күтәрелеп, 17нче урынны алды. Укытучыларның август киңәшмәсендә сүз белем бирү стратегиясе, яңа уку елына бурычлар һәм узганына йомгаклар турында барды. - Безнең алда районда белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы тора,- диде үзенең...
ТР мәгариф учреждениеләренең гомуми рейтингында укучыларның дәүләт йомгаклар аттестациясе буенча безнең район узган ел белән чагыштырганда 13 позициягә күтәрелеп, 17нче урынны алды.
Укытучыларның август киңәшмәсендә сүз белем бирү стратегиясе, яңа уку елына бурычлар һәм узганына йомгаклар турында барды.
- Безнең алда районда белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы тора,- диде үзенең сәламләү сүзендә МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов.- Сезнең алда зур мөмкинлекләр ачык, аларны безнең район турында яхшы фикерләр генә әйтелсен өчен файдаланырга кирәк.
Мәгариф идарәсе җи-тәкчесе Илшат Гомәров үзенең чыгышында районда мәгарифне үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Болар - мәктәпләр, балалар бакчалары, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең төрле конкурсларда катнашуы, белем бирү, тәрбия дәрәҗәсен таләп ителгән стандартларга җиткерү, укытучыларны эштән аермыйча укыту һәм методик эшне камилләштерү. Мәктәпләрдә белем бирүнең Сингапур алымын үстерүгә дә, БДИ һәм ДЙА нәтиҗәләренә дә зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, өч мәктәптә генә балалар тулыланышы буенча норматив үтәлә. Моның төп сәбәбе- белем бирү учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү. Мә-сәлән, быел Олы Салтык урта мәктәбе төп мәктәп итеп үзгәртелде.
- Бездә мәктәпләрне ябу буенча катгый сәясәт юк, киресенчә, район җитәкчелеге ярдәмендә өч мәктәпне саклап кала алдык,-диде Илшат Мәхмүт улы. -Шуның өстенә районда биналар торышын яхшыртуга һәм аларны карап торуга юнәлдерелгән республика программалары гамәлгә куела. Укыту-тәрбия барышын оештыру өчен куркынычсыз шартлар булдыру һәм тормышны тәэмин итү эше дәвам итә. Шушы көннәрдә мәгариф идарәсе яңа автобус алды. Материаль-техник базаны ныгыту белем бирү барышына яңа технологияләр кертергә һәм аның сыйфатына йогынты ясарга ярдәм итә.
Укытучыларны яңа уку елы белән котларга РФ Дщүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Татьяна Алексеева, КФУның квалификация күтәрү үзәге бүлеге җитәкчесе Наталья Зинина, КФУ каршындагы педагогика һәм психология институты профессоры, учреждение, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, ветеран укытучылар килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев