25 август 2015 яңалыклары
-
Мәктәп ишекләре ачыла
ТР мәгариф учреждениеләренең гомуми рейтингында укучыларның дәүләт йомгаклар аттестациясе буенча безнең район узган ел белән чагыштырганда 13 позициягә күтәрелеп, 17нче урынны алды. Укытучыларның август киңәшмәсендә сүз белем бирү стратегиясе, яңа уку елына бурычлар һәм узганына йомгаклар турында барды. - Безнең алда районда белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы тора,- диде үзенең...
-
Татарстанда дымлы һәм салкын һава торышы урнашты
25 августта, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә 5-10 градус җылы булса, көндез - 14-19, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Иртәгә Казанда болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Көндез - 16-18 градус...
-
Чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары сатудан алына. Исемлек белән танышыгыз!
Роспотребнадзор чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары, атап әйткәндә, Henkel, Procter&Gamble һәм Colgate-Palmolive фирмасы әйберләрен сатуны тыя башлады. Ведомство кайбер эшләнмәләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен ачыклаган. Лаборатор тикшерүләр югарыда телгә алынган компанияләр тарафыннан җитештерелгән кайбер товарларның санитар-химик һәм токсикологик нормативларга туры килмәвен күрсәткән. Дәгъвалар иң беренче чиратта Henkel продукциясенә...
-
Туфан истәлегенә
Кичә Кама Тамагында язучның йорт музее ишек алдында Туфан Миңнуллин бюсты ачылышы булды. Санкт- Петербург скульпторы Лилия Әхмәтова эше үзенә җәлеп итеп, музей комплексын бизәде. Әлеге тантанага талантлы язучыны күпсанлы хөрмәтләүчеләр, аның фикердәшләре, дуслары, туганнары һәм авылдашлары килгән иде. Бу якташыбызны хөрмәт итү һәм тануның тагын бер билгесе булды.
-
Студентлар форумы
9 сыйныф укучылары һәм студентлар 29 августта Югары Осланда студентлар белем бирү форумында катнашы.
-
Игътибар – балалар!
Җәйге каникул вакытында балалар юл травмасын кисәтү максатында район территориясендә бөтен республикадагы кебек үк «Игътибар- балалар!» операциясе бара. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда республикада һәлак булган балалар саны 15%ка арткан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда районда балалар катнашындагы фаҗигаләр теркәлмәгән.