Кама Тамагы укучылары “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсендә катнашты
Көн темасы

Кама Тамагы укучылары “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсендә катнашты

Шигърияткә мөкиббән киткән, үз киләчәген язучылык белән бәйләргә теләгән татар балалары бик күп. Алар арасында чын талантларны ачыкларга "Илһам" бәйгесе ярдәм итә. Конкурс Татарстанда гына түгел, гомумән, татар дөньясында үсеп килгән булачак Тукайларны, Җәлилләрне ачыклый. "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсе сишәмбе көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды....

Шигърияткә мөкиббән киткән, үз киләчәген язучылык белән бәйләргә теләгән татар балалары бик күп. Алар арасында чын талантларны ачыкларга "Илһам" бәйгесе ярдәм итә. Конкурс Татарстанда гына түгел, гомумән, татар дөньясында үсеп килгән булачак Тукайларны, Җәлилләрне ачыклый.


"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсе сишәмбе көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Быел бәйгедә 2800дән артык бала катнашкан, шуларның 300дән артыгы финалга чакырылган иде.

Конкурста безнең районнан Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Айгөл Сабирова (укытучысы Фирая Шәфигуллина) һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучысы Салават Кадыйров (укытучысы Алсу Хәйруллина) катнашты. Чара кысаларында Татарстаннан 3 укучы бәйгедә үзләре язган әсәрләр белән чыгыш ясады. Салават Кадыйров "Тукай" шигырен укып Казан Федераль Университеты призы белән бүләкләнде. Ул шулай ук "Шагыйрь" номинациясендә лауреат булды.

Нет комментариев