14 апрель 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагының Совет урамыннан Комсомол урамына кадәр юлдан йөрү тыела
Кама Тамагының Совет урамыннан Комсомол урамына кадәр юл участогында язгы ташу вакытында грунт юылып, юлның бер өлеше җимерелгән. Шул сәбәпле бу юлдан йөрү тыела. К. Маркс урамында вакытлыча ике яклы хәрәкәт ачыла.
-
Кама Тамагы укучылары “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсендә катнашты
Шигърияткә мөкиббән киткән, үз киләчәген язучылык белән бәйләргә теләгән татар балалары бик күп. Алар арасында чын талантларны ачыкларга "Илһам" бәйгесе ярдәм итә. Конкурс Татарстанда гына түгел, гомумән, татар дөньясында үсеп килгән булачак Тукайларны, Җәлилләрне ачыклый. "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар конкурсының тантаналы йомгаклау кичәсе сишәмбе көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды....
-
Кама Тамагы эшмәкәрләре һәм кече, урта бизнес вәкилләре өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрә
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 20 апрельдә сәгать 10.00нан 16.00гә кадәр эшмәкәрләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре өчен территориаль бүлек бинасында "Ачык ишекләр" көне үткәрә. Адресы: Кама Тамагы районы, Куйбышев Затон штп, Гагарин урамы, 14 нче йорт.