Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы төзелеш объектларында эш активлашты

Кар эреп бетүгә зур төзелеш объектларында эш активлашып китте. Алар арасында стадион төзелеше, яңа паркны төзекләндерү һәм Идел елгасы ярын ныгыту. 15 апрель - республика юлларында авыр йөк ташучы транспорт чараларына чикләү кертелгәнче подрядчы "Гидроспецстрой" КСУ авыр техниканы һәм яр буен ныгыту буенча эш башлау өчен төзелеш материаллары кайтартуны планлаштырган...

Кар эреп бетүгә зур төзелеш объектларында эш активлашып китте. Алар арасында стадион төзелеше, яңа паркны төзекләндерү һәм Идел елгасы ярын ныгыту.


15 апрель - республика юлларында авыр йөк ташучы транспорт чараларына чикләү кертелгәнче подрядчы "Гидроспецстрой" КСУ авыр техниканы һәм яр буен ныгыту буенча эш башлау өчен төзелеш материаллары кайтартуны планлаштырган иде. 13 апрельдә яр буенда причал янәшәсендә кран, трактор күренде. Шулай ук башка кирәкле төзелеш җиһазлары да кайтартылган.
Тиздән чүкеч белән шпунтка сугу тавышы яр буенча эш башлауны хәбәр итәчәк. Әлегә Иделдә боз ага, елга навигация ачылу һәм балык тоту кебек әһәмиятле сезонга әзерләнә.
Подрядчы "Стройком" ҖЧШ стадиондагы иске трибуналарны сүтә. Территория агач һәм металл конструкцияләрдән чистартыла.
- Биредә беренче чиратта тышкы челтәрне салырга кирәк, - ди МР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Мөнир Нотфуллин. - Объектка электр үткәрелде, биредә ике вагон куелды: берсе төзүчеләр бригадасы, икенчесе инструментлар өчен склад. Димәк, эш өчен барысы да әзер.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев