15 апрель 2016 яңалыклары
-
Олы Салтык авылында яшәүче энебез, абыебыз Рәхмәтуллин Әүхәт Сафиулла улына 15 апрельдә 50 яшь тула
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, килер көннәрең аяз, шатлыклы булуын телибез. Киләчәктә дә якты тормышка, туган һәр иртәгә сөенеп яшәргә язсын сиңа. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, сабыр, киң күңелле, туган җанлы булып кал. Алга таба да безгә шулай аралашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын....
-
Олы Салтык авылында яшәүче киявебез Яруллин Галимулла Карибулла улының 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле киявебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәхет, шатлык телибез. Алдагы көннәреңдә дә шулай сабыр холыклы, көчле рухлы, авырлыклар алдында беркайчан да баш имичә, горур булып кал. Пар канатың Эльмира белән бер-берегезгә терәк булып, гел шулай үрнәк гаилә булып, безне сөендереп яшәсәгез...
-
Олы Салтык авылында яшәүче энебез Яруллин Галимулла Карибулла улының туган көне – 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине шушы зур һәм якты бәйрәмең белән котлыйбыз. Син эчкерсезлегең, ихласлыгың, туры сүзле булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге якты теләкләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда Эльмира белән тормыш юлларын иминлектә сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә балаларыгызның, туганнарыгызның...
-
Балтач авылында яшәүче әниебез Гыйбадуллина Сания Гыймалтдин кызына 20 апрельдә 70 яшь тула
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә сиңа тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, балаларыңның игелеген күреп, оныклар бәхетенә сөенеп,әтиебез Мәгъсүм белән пар канатлы булып, озын-озак гомер итүегезне теләп калабыз. Әниебез, безнең кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга! Әти...
-
Кама Тамагы театр коллективлары арасында “Идел-йорт” XVl төбәкара фестиваль конкурсы дәвам итә (фото)
Театр коллективлары арасында "Идел-Йорт" XVI төбәкара фестивальконкурсы кысаларында Олы Кариле мәдәният йорты үзэшчән артистлары Данил Салиховның "Язмыш" драммасын сәхнәләштереп күрсәтте. Пьесада афган сугышында сукыр калган сукрайган Нәсим образы аша (Мөдәрис Минвәлиев башкарды) әфганчыларның бу сугышта алган төзәлмәслек күңел һәм тән җәрәхәте бу сугышның һаман да төшләргә кереп сискәндереп уятуы, матур...
-
Республиканың дәүләт хезмәтләре порталында хәзер “Автоплатеж” ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин
Порталдагы яңа сервис аша "Автоплатеж" режимында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә картадагы акча автомат рәвештә алына. Искәртеп китик: узган ел республикада дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүләр күләме алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арткан һәм 5,2 миллиард сум тәшкил итә. Мобиль кушымта һәм инфомат челтәре аша да акча шактый күчерелгән.
-
Кама Тамагында “Ничек яшисең, ветеран?” дип исемләнгән акция старт алды
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлашканда социаль яклау бүлегендә "Ничек яшисең, ветеран?" дип исемләнгән акция старт алды. "Богородский рай" КСЦОН белгечләре сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм толларның өйләренә бара, аларның торак шартлары да тикшерелә. Хәзерге көндә районда 581 ветеран яши, шуларның 24е Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре - 423, толлар...
-
Кама Тамагы төзелеш объектларында эш активлашты
Кар эреп бетүгә зур төзелеш объектларында эш активлашып китте. Алар арасында стадион төзелеше, яңа паркны төзекләндерү һәм Идел елгасы ярын ныгыту. 15 апрель - республика юлларында авыр йөк ташучы транспорт чараларына чикләү кертелгәнче подрядчы "Гидроспецстрой" КСУ авыр техниканы һәм яр буен ныгыту буенча эш башлау өчен төзелеш материаллары кайтартуны планлаштырган...