Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Олы Салтык мәктәбе базасында өстәмә белем бирү номинациясендә һөнәри осталык конкурсы зона этабы булды

Якты, уңайлы бинада катнашучыларны кунакчыл хуҗалар каршылады. Бу конкурска күп осталар килгән. Картингистлар, рәссамнар, музыкантлар, галимнәр дә бар. Педагогларның барысы да укучыларга ныклы белем бирергә, осталыкка һәм практик күнекмәләргә өйрәтергә омтыла. Конкурста безнең район данын Сөйки мәктәбеннән өстәмә белем бирү педагогы Ольга Сорокина яклады. Укучыларга белем бирү осталыгы аңа әнисеннән...

Якты, уңайлы бинада катнашучыларны кунакчыл хуҗалар каршылады.


Бу конкурска күп осталар килгән. Картингистлар, рәссамнар, музыкантлар, галимнәр дә бар. Педагогларның барысы да укучыларга ныклы белем бирергә, осталыкка һәм практик күнекмәләргә өйрәтергә омтыла. Конкурста безнең район данын Сөйки мәктәбеннән өстәмә белем бирү педагогы Ольга Сорокина яклады. Укучыларга белем бирү осталыгы аңа әнисеннән күчкәндер. Педагог Шалва Амонашвилиның "Әгәр бала тәрбияләргә алынгансың икән - аны дөньяга канатлы итеп үстер" идеясен үзенең педагогик кредосы итеп алган, төп бурыч - балага "очу" өчен көч бирү.
Аның дәресендә балалар яшь рәссамнар һәм скульпторлар командасына бүленде. Рәссамнар район гербын гипстан ясап бетерсә, скульпторлар гипстан рамын ясаган.
Жюри авыр сайлап алу алдында калды. Конкурс дәвамында берничә тапкыр билгеләп үткәнчә, үз чыгышлары белән конкурста катнашучылар җиңүчене сайлауны авырлаштыра. Шулай да җиңүчене билгеләргә кирәк. Тәтеш районыннан "Айлы кораб" музыкаль берләшмә җитәкчесе Эльмира Җаббаровага тиңнәр булмады, 2 һәм 3 урыннарны Югары Ослан районыннан картинг клуб тренеры Сергей Анохин белән Кайбыч районыннан сынлы сәнгать студиясе җитәкчесе Ольга Сахарнова бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев