15 март 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы 18 җирлегендә референдумнар булып үтте
Район халкы үзсалым программасында катнашу яисә катнашмауны хәл итте. Бу турыда муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин тулы мәгълүмат бирде. Иске Барыш җирлеге халкы иң активлардан булып барысы да референдумда программада катнашу өчен тавыш биргәннәр. Олы Бортас, Келәнче һәм Олы Салтык җирлекләре халкының 90 процентыннан күбрәге референдумда катнашкан. 15 җирлектә...
-
Кама Тамагында ХХХ кышкы спорт уеннары булып узды
Ярышлар берьюлы дүрт җирдә - волейбол, футбол, теннис һәм шашка уеннары белән башланып китте. Өстәл теннисында финалга Куйбышев Затон, Кирельский, Балтач һәм Сөйки командалары чыкты. Нәтиҗәдә беренче урынны Сөйки җирлеге командасы, Кама Тамагы - икенче, өченче урынны Иске Казиле командасы яулады. Һәр елдагы кебек шашка уеннарында кеше күп катнашты. Уенда...
-
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Килен кайнана туфрагыннан” дип исемләнгән кичә үткәрде (фото)
Бу юлы алар үзләренә кунакка районыбызда кайнана килен, килен кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп үзара тату, матур яшәүче гаиләләрне чакырган иде. Алар - Олы Кариледән Җәмилә апа Зыятдинова килене Венера белән, Олы Мәрәтхуҗадан Мөслимә апа Рафикова килене Роза, Бәрлегуҗадан Нурания апа Закирова килене Айсинә, Олы Салтыктан ике гаилә - Зәйтүнә...
-
Кама Тамагы районы Олы Салтык мәктәбе базасында өстәмә белем бирү номинациясендә һөнәри осталык конкурсы зона этабы булды
Якты, уңайлы бинада катнашучыларны кунакчыл хуҗалар каршылады. Бу конкурска күп осталар килгән. Картингистлар, рәссамнар, музыкантлар, галимнәр дә бар. Педагогларның барысы да укучыларга ныклы белем бирергә, осталыкка һәм практик күнекмәләргә өйрәтергә омтыла. Конкурста безнең район данын Сөйки мәктәбеннән өстәмә белем бирү педагогы Ольга Сорокина яклады. Укучыларга белем бирү осталыгы аңа әнисеннән...
-
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә (фото)
Кама Тамагында яшәүчеләр район туган якны өйрәнү музеенда "Күңел җылым - чигүләрдә" дигән тапкырлап (крест белән) картиналар чигү осталары Әлфия Заһидуллина, Рита Мөхәммәдиеваның эшләреннән торган күргәзмә белән таныша ала. Зур осталык, ачык төсләр белән башкарылган искиткеч матур картиналарга сокланмый мөмкин түгел.