Көн темасы
Кама Тамагы районы кырына авыл хуҗалыгы авиациясе самолеты төште
Базасы Мордовиядә урнашкан эскадрильянең командиры - Хафиз Сибушев. Самолет белән Александр Швец идарә итә. Кызганыч, кырлар авиаторларны көчле җил һәм яңгыр белән каршы алды. Шуңа күрә актив эш шимбә көнне генә башланды. АН-2 самолеты "Кама Тамагы" АХП кырларының 6000 гектар мәйданына һәм "Олы Кариле" ААҖның 1000 гектар мәйданына минераль ашламалар...
Базасы Мордовиядә урнашкан эскадрильянең командиры - Хафиз Сибушев. Самолет белән Александр Швец идарә итә.
Кызганыч, кырлар авиаторларны көчле җил һәм яңгыр белән каршы алды. Шуңа күрә актив эш шимбә көнне генә башланды. АН-2 самолеты "Кама Тамагы" АХП кырларының 6000 гектар мәйданына һәм "Олы Кариле" ААҖның 1000 гектар мәйданына минераль ашламалар сибәчәк.
Районга сөрү җиренең бер гектарына 15,6 килограмм исәбеннән 980 тонна минераль ашлама кайтартылган. Химик стимуляторларны кырларга ташуны автомобиль транспорты башкара. Биш ел дәвамында «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенә шәхси машинада Альберт Гыйлметдинов һәм Казаннан килгән Рәшит Шиһапов булыша. Альберт көнгә 30 тонна аммиак селитрасы чыгара.
Ахырын газетадан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев