20 апрель 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары өмәгә чыкты (фото)
Экологик икеайлык кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Антуан Экзюпериның «Иртән торып юын, үзеңне тәртипкә китер дә үз планетаңда тәртип урнаштыр» дигән сүзләренә нигезләнеп, өмәгә чыкты. Алар чүп-чар, узган елгы үләнне җыйдылар, аларны капчыкка тутырып контейнер һәм бункерларга салдылар, бордюрларны чистарттылар. 5-7 сыйныф укучылары мәктәп территориясен тәртипкә китерде....
-
Кама Тамагы районы юлларында
18 апрельгә район юл төзелеш-ремонт идарәсе эшчеләре 3000 кв.мәйданда юлдагы чокырларга ремонт ясаган. Шулай ук бу көнгә 261 юл билгесе буялган, 28 юл билгесе куелган яки алыштырылган, 348 сигнал баганасы урнаштырылган, 628 метр юл киртәсе буялган.
-
Кама Тамагы районы кырына авыл хуҗалыгы авиациясе самолеты төште
Базасы Мордовиядә урнашкан эскадрильянең командиры - Хафиз Сибушев. Самолет белән Александр Швец идарә итә. Кызганыч, кырлар авиаторларны көчле җил һәм яңгыр белән каршы алды. Шуңа күрә актив эш шимбә көнне генә башланды. АН-2 самолеты "Кама Тамагы" АХП кырларының 6000 гектар мәйданына һәм "Олы Кариле" ААҖның 1000 гектар мәйданына минераль ашламалар...