Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирешелгәнне ныгытырга кирәк

Узган ел уку йомгаклары буенча безнең район муниципаль районнар бүленешендә белем бирү оешмалары рейтингында белем бирү сыйфаты буенча алдагы нәтиҗәләрен 13 позициягә яхшыртып, 17 урынны алды. Шул уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәровтан рейтинг нәтиҗәләренә аңлатма бирүен үтендек. - Марина Кулагина, Хәмирә Вафина, Мәйсәрә Гомәрова кебек укытучылар тырышлыгы белән без...

Узган ел уку йомгаклары буенча безнең район муниципаль районнар бүленешендә белем бирү оешмалары рейтингында белем бирү сыйфаты буенча алдагы нәтиҗәләрен 13 позициягә яхшыртып, 17 урынны алды.

Шул уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәровтан рейтинг нәтиҗәләренә аңлатма бирүен үтендек.

- Марина Кулагина, Хәмирә Вафина, Мәйсәрә Гомәрова кебек укытучылар тырышлыгы белән без рус теленнән уртача баллны шактый күтәрә алдык. Әлеге фәннән район буенча БДИ нәтиҗәләре 68, 49 балл тәшкил итә. Затон урта мәктәбенең математика укытучысы Марина Зотова да уртак уңышка үзеннән зур өлеш кертте. База дәрәҗәсендәге имтиханда математика буенча уртача 4,22 балл җыйдык, нәтиҗдә ТР буенча 7нче урынга күтәрелдек. Районда укучылар һәм педагогия хезмәткәрләре санының бер-берсенә туры килүе планында да күрсәткечләр яхшы.

- Ничек уйлыйсыз, рейтинг нәтиҗәләрен яхшырту өчен агымдагы уку елында аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

- Минемчә, сәләтле балаларга игътибар күбрәк булырга тиеш. Фән олимпиадаларының Республика этабында ике призер һәм ике җиңүче безнең укучылар һәм укытучылар өчен чик түгел әле. Бездә талантлы укучылар да, укытучылар да шактый. Без күбрәк тә булдыра алабыз, моның өстендә актив эшләргә кирәк. Шул ук вакытта БДИ нәтиҗәләре буенча 80 балл җыйган чыгарылышлар санын арттыру турында да уйлыйбыз. Әлбәттә, укучыларның фән буенча минималь чикне үтә алмавы кебек күңелсез хәлләрне дә булдырмаска кирәк. Район урта мәктәпләре арасында рейтинг йомгаклары буенча 104 балл җыйган (рейтинг койэффициенты 1,36) Затон урта мәктәбе иң көчлесе. Рудник урта мәктәбе 91 балл (1,22), Кама Тамагы урта мәктәбе 83 балл (1,1) балл җыйды. Тәмте һәм Иске Казиле мәктәпләре дә район үзәге мәктәбеннән калышмый.

Һәркемнең алга куйган максатлары бар, иң мөһиме рейтинг баллары түгел, белем бирүнең югары сыйфаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев