3 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Ирешелгәнне ныгытырга кирәк
Узган ел уку йомгаклары буенча безнең район муниципаль районнар бүленешендә белем бирү оешмалары рейтингында белем бирү сыйфаты буенча алдагы нәтиҗәләрен 13 позициягә яхшыртып, 17 урынны алды. Шул уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәровтан рейтинг нәтиҗәләренә аңлатма бирүен үтендек. - Марина Кулагина, Хәмирә Вафина, Мәйсәрә Гомәрова кебек укытучылар тырышлыгы белән без...
-
Алдан тавыш бирү
2 сентябрьдән республикада участок сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлеген тәгаенләү буенча эш башлады. 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр гражданнар территориаль сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда сайлауда катнаша ала. Ә 9 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирергә мөмкин булачак. Алдан тавыш бирүгә килгән сайлаучы 13 сентябрь көнне ни өчен...
-
Бадминтон турниры
Кама Тамагы районының 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлап "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча районара турнир үткәрелде. Турнирда Буа, Югары Ослан, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан 50дән артык спортчы катнашты. Команда зачетында Кама Тамагы районы командасы беренче урынны яулады һәм җиңүче кубогына лаек булды. Киеренке көрәштә икенче урынны-...
-
Республика – горурлыгыбыз!
28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар котлау открыткалары рәсемнәре конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символы төшерелгән бүләкләр алды. Бәйгедә безнең районнан да балалар катнашты. Апрель аенда Казанда үткәрелгән "Без булдырабыз! Без бергә! Мы...
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Кемне дә булса үпкәләтмәс өчен уйлап кына сөйләшегез. Ерак юл ялгызларга парларын табарга ярдәм итәчәк. Үгезбозау Матди проблемалар туганда якыннарыгыз ярдәмгә киләчәк. Нинди дә булса карарлар кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз. Игезәкләр Тормышыгызның һәр өлкәсендә гармония булачак. Бу атна яңа танышуларга бай булачак. Кысла Ташып торган көч һәм энергиягез тирә-яктагыларга...
-
Бүгенге мәктәп Россиядә күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән
Россиянең барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Яңа өмет-максатлар белән җиң сызганып тырыша торган чор бу. Өмет димәктән, бүгенге мәктәп системасы Россиядә яшәүче күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән. Күптән түгел Superjob порталы тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген россиялеләрнең 63 проценты, мәктәп балага киләчәк тормышында кирәк булган гамәли белем һәм...
-
Лилиана Ирназарова: «Улыма иптәшкә тагын бер малай алып кайттым»
"Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән Лилиана сөенечен уртаклашкан: - 11 август көнне икенче тапкыр әни булдым. Улыбыз Назарга иптәшкә тагын бер малай алып кайттык. Авырлыгы 3830 грамм, буе 53 см. Сабыйга Диар дип исем куштык. Икенче тапкыр әни булу - бөтенләй икенче хисләр икән. Назар энесен бик ярата. Әле дәү...
-
17 яшьлек кызны егете кыйнаган
Буаның "Ашыгыч медицина ярдәме" бүлегенә Таковар авылыннан кыйналган яшь кыз китерелгән. Дөресрәге, аны әнисе алып килгән. Ашыгыч ярдәм бүлегендә әнисе аңлатканча, кич егете белән очрашырга чыгып киткәч, кызының тәнендә, кулларында кыйналган эзләр белән кайтып керүеннән аптырап кала ул. Кызы исә әнисенә егете кыйнавын әйтә. Әнисе кызына кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтергә...
-
Яшәү минимумы ун мең сумнан артып киткән
Россиядә 2015 елның икенче кварталында яшәү минимумы 10 000 артып киткән. Ул бәя 10 017 сум тора. Шушы көннәрдә Дмитрий Медведев әлеге бәяне имзалады. Эшкә яраклы халык өчен ул 10 792 сум, пенсионерларга 8 210, балаларга 9 806 сум тора. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 % тан артык дигән...