Хәлне ничек үзгәртергә
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев узган шимбәдә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аларның бүлекчә җитәкчеләре, зоовет белгечләр белән узган елда соңгы киңәшмә үткәрде. Бу юлы алдан планлаштырылганча җыелу урыны "Кама Тамагы" АХПның Яңа Сала бүлекчәсе булды. Нәкъ менә әлеге фермада җыелуның сәбәбе- соңгы вакытта хуҗалык терлекчеләренең канәгатьсез эше. Шәпкә авылында...
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев узган шимбәдә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аларның бүлекчә җитәкчеләре, зоовет белгечләр белән узган елда соңгы киңәшмә үткәрде.
Бу юлы алдан планлаштырылганча җыелу урыны "Кама Тамагы" АХПның Яңа Сала бүлекчәсе булды. Нәкъ менә әлеге фермада җыелуның сәбәбе- соңгы вакытта хуҗалык терлекчеләренең канәгатьсез эше.
Шәпкә авылында катнашучылар алдында кереш сүз белән чыгыш ясап, Зөфәр Галимулла улы бер генә бүлекчәдә дә терлекчелек тармагындагы эшкә төгәл икътисадый анализның булмавын билгеләп үтте. Җитәкчеләр һәм белгечләр бу тармакның кая таба баруын ачык күзалламыйча сукырларча эшли. Соңрак ул бу фикергә ачыклык кертеп, нормаль эшләү өчен җитәкче һәм белгечләрнең яхшы нәтиҗәгә ирешүгә омтылыш һәм теләкләре, процесста катнашучыларның: җитәкчеләр, белгечләр, ферма мөдирләре һәм башкаларны материаль кызыксындыру һәм икътисадый анализ кирәклеген ассызыклады. Боларның барысы да булганда теләсә кайсы терлекчелек комплексында эшләрнең яхшыруына исәп тотарга мөмкин. Шәпкәдә семинарда катнашучылар ферманы карап йөрде, терлекләрне абзарларда асрау, аларны ашату технологиясе белән танышты.
Беренче карашка биредә технология таләп иткәннең барысы да эшләнә кебек: яхшы сусыл азык, концентратлар эшкәртелә, су эчерү һәм һавага чыгару җайга салынган. Шуңа да карамастан, аларның нәтиҗәләре район буенча бик начар. Бу соңгы өч айда сыерларның аз бозаулавы белән дә бәйледер, гыйнвар аенда да сыерларның күпләп бозаулавы көтелми, моның сәбәбе- көтүләрне яңарту буенча начар эшләү.
"Кама Тамагы" АХП генераль директоры Рифат Вәлиев билгеләп үткәнчә, бүлекчәдә җитәкче дә, ферма мөдире дә, хисапчы да, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы да бар, әмма күрсәткечләр бик начар. Ул Варварино ферма мөдире Миләүшә Җәләлованы үрнәк итеп китерде. Ферма мөдире буларак, ул берүзе барысына да өлгерешә.
Ягулык-майлау материаллары һәм транспорт булуга карамастан, Яңа Салада кардаларга салам да кайтарта алмаганнар, ә Варваринода җитәрлек күләмдә.
Аннан соң күчмә семинарда катнашучылар Яңа Саладагы мөгезле эре терлек симертү фермасына килделәр, биредә эшләр яхшырак оештырылган. Терлекләр көр, яхшы уртача көнлек үсеш алыр өчен барлык шартлар да тудырылган. "КамаТамагы" АХП зоотехнигы Рәфкать Хөсәинов биредә ике төп моментны билгеләп үтте, беренчедән кардаларда аслыклар яхшы, икенчедән терлекләрне ашату рационына патока кертелгән, терлек азыгында шикәр җитмәгәнлектән аңардан тыш протеин үзләштерелә алмый.
Ахырдан район башлыгы барысын да Яңа ел белән тәбрик итеп, хезмәттә яңа үрләргә ирешүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев