3 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Көзге призыв тәмамланды
28 декабрьдә ТР Министрлар кабинетында РФ Кораллы көчләренә көзге чакыру йомгакларына багышланган видеоконференция үткәрелде. Әлеге чакыру кампаниясенең үзенчәлеге шунда, чакыру нормасы кимеде һәм яңа алынган егетләргә хезмәт хакы картасы бирелде. Киләчәктә контрактчылар санын арттыру һәм аның ихтыяҗын 2017 елга 425 мең кешегә җиткерү күздә тотыла. Безнең муниципаль район югары һәм...
-
Алкогольгә яңа минималь бәяләр
Спиртлы эчемлекләргә Яңа елда яңа бәяләр раслады. 1 гыйнвардан ярты литрлы бер шешә аракы бәясе 170 сум, ул 36 процентка артты. Ярты литр коньяк хәзер 280 сумнан ким булмаска тиеш, моңа кадәр 219 сум иде.
-
Куркыныч боз
Декабрьдәге салкын көннәр һәвәскәр балыкчыларга ярдәм кулы сузган кебек иде. Әмма суны җибәргәч, боз астында бушлыклар пәйда булган. Боз ватыла башлый, урыны белән бер метр киңлектә ярыклар барлыкка килә. Җиңелчә салкын суны катыра, аның өстенә кар ява. Бу хәлне белмәгән балыкчыларга куркыныч яный. ГИМС боз өстенә кергәндә белгән сукмаклардан гына...
-
Бүләккә – «Алтын»
Поселок халкына Яңа елга тагын бер бүләк ясалды - ИП Әскәров «Алтын» кибете ачты. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Илшат Әскәровлар үз эшчәнлекләрен 2008 елда - арендага кибет алу, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдән башлап җибәрә. Өч ел уңышлы гына эшләп, 2011 елда Коммуналь урамында тагын бер кибетне арендага алалар, бинага...
-
Иң яхшылар билгеләнде
Район оешмалары һәм предприятие коллективлары арасында VII спартакиадага йомгаклар ясалды. Ел дәвамында үткәрелгән ярышларның алты төре йомгаклары: чаңгы эстафетасы, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, бильярд, йөзү буенча беренче урында муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты-Кама Тамагы штп МСУ-"Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе-җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җыелма командасы 480 очко җыеп беренче...
-
Гражданинның изге бурычы
Хәрби хезмәткө алынырга тиешле гражданнарның вазыйфалары нинди һәм аны бозган өчен нинди җаваплылык каралган? Бу сорауга аңлатманы район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров бирә. Югарыда телгә алынган гражданнарның вазыйфалары «Хәрби вазыйфа һәм хәрби хезмәт турында»гы 1998 елның 28 мартындагы 53нче Федераль законның 31 маддәсендә каралган. Аерым алганда, запаста булмаган, хәрби хезмәткә алынырга...
-
Музейга сәяхәт
Мәктәбебез район туган якны өйрәнү музее белән тыгыз бәйләнештә яши. Анда барган саен, өр-яңа мәгълүмат туплап кайтасың, чөнки күргәзмәләр залы һәрдаим яңа материал, экспонатлар белән тулыландырылып, баетылып тора. Бу юлы да 7Б сыйныфының рус төркеме белән уку дәресләрендә "Татар халкының милли киемнәре", "Музейлар" темаларын үткәннән соң, алган белемнәрне камилләштерү максаты...
-
Ата-аналарга рәхмәт көне
24 декабрьдә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Тәмте мәктәбендә тәрбия һәм гаилә мөнәсәбәтләре культурасын формалаштыру айлыгы кысаларында «Әти-әниләргә рәхмәт көне» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара башында һәркемнең игътибары гаилә һәм гаилә мөнәсәбәте проблемасына юнәлдерелде. Аннары гаилә командалары үз эмблемаларын, гаилә кыйммәтләре өстенлеген, гаилә традицияләрен күрсәтте, төрле спорт, иҗат, интеллектуаль конкурсларда катнашты....
-
Хәлне ничек үзгәртергә
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев узган шимбәдә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм аларның бүлекчә җитәкчеләре, зоовет белгечләр белән узган елда соңгы киңәшмә үткәрде. Бу юлы алдан планлаштырылганча җыелу урыны "Кама Тамагы" АХПның Яңа Сала бүлекчәсе булды. Нәкъ менә әлеге фермада җыелуның сәбәбе- соңгы вакытта хуҗалык терлекчеләренең канәгатьсез эше. Шәпкә авылында...