Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энергия цехы – ул заводның йөрәге

Районда чимал эшкәртү һәм гипс төзелеш материаллары әзерләү буенча производство комплексында- "Фоника гипс" ООО заводында газ генераторлары үз электр энергиясен эшләп чыгара. Бу продукция җитештерүне һәм аның үзкыйммәтен арзанайта, табигый ки, системага хезмәт күрсәтү өчен үз энергетика хезмәтләре бар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без энергоцех җитәкчесе Андрей Осипов һәм баш энергетик...

Районда чимал эшкәртү һәм гипс төзелеш материаллары әзерләү буенча производство комплексында- "Фоника гипс" ООО заводында газ генераторлары үз электр энергиясен эшләп чыгара.

Бу продукция җитештерүне һәм аның үзкыйммәтен арзанайта, табигый ки, системага хезмәт күрсәтү өчен үз энергетика хезмәтләре бар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без энергоцех җитәкчесе Андрей Осипов һәм баш энергетик Виталий Лепилин белән очрашып, күп кенә кызыклы нәрсәләр белдек. Югары басымдагы үзәк газүткәргечтән газ завод территориясендәге машина залына килә. Биредә куәтле агрегатлар, ә алар зур залда җиде, газда эшли. Алар 1500 кв электр энергиясе эшләп чыгара, аның сумар куәте- 10,5 мегаватт. Әлеге машиналар электр энергиясе һәм җылылык эшләп чыгару өчен билгеләнгән. Бу энергия заводка һәм рудникка производство линиясенә бүленә. Аларга дистанцион идарә ителә, машинист, ул ук оператор да, эшләүче агрегатларның барлык параметрларын контрольдә тота. Энергоцехта өчәр белгеч: машинист-оператор, слесарь-ремонтчы һәм электромонтер составында дүрт сменада тәүлек әйләнәсе эшли. Алар турыдан-туры контрольлек, планлы кисәтү ремонты, көндәлек хезмәт күрсәтү, электрны эш хәлендә тоту белән шөгыльләнә. Смена оператив хезмәт күрсәтүдә эшли. Егетләр барысы да тәҗрибәле, өйрәнүләр һәм аттестация үткән. Җитәкчеләре Андрей Осипов төньяктан чакырылган. "17 ел төньякта энергетика өлкәсендә эшләдем. Заводка кайткач, Куйбышев Затон штпда таучылар урамында торак бирделәр. Безгә ошый. Поселок тыныч, матур урында урнашкан",- ди Андрей Владимирович.

"Энергоцех - завод йөрәге генә түгел ул,-ди "Фоника гипс"ООО генераль директоры Миндил Шәмсетдинов. - ТЭЦ электр энергиясе эшләп чыгара, без гипс картонын киптерү өчен табигый газ куллануны киметү максатында бүленеп чыккан газны кулланырга әзер, шулай ук газны җылылык һәм энергетик яктан куллану ахырына кадәр үзләштерелмәгән әле.

Һөнәри бәйрәм алдыннан үзебезнең һәм барлык энергетикларны бәйрәм белән котлыйм. Проблемаларыбыз килеп чыкса, без аларга мөрәҗәгать итәбез. Алар белән бергәләп эшлибез". Энергетика хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен елның иң кыска көнендә билгеләп үтә. Алар үзләренең ару-талуны бетмәс хезмәтләре белән иң кирәкле уңайлыкларның берсе - йортларыбызда җылылык, яктылык, уңайлык булдыралар. Котлыйбыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев