19 декабрь 2013 яңалыклары
-
Юридик ярдәм
"Бердәм Россия" партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итүе (адресы: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 105 йорт, китапханә бинасы) 20 декабрьдә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Кабул итүдә адвокат, нотариус, прокуратура белгечләре, юристлар...
-
Тәрбиягә бала алган ата-аналар форумы
Узган сишәмбедә Казанда мәгариф хезмәткәрләре йортында тәрбиягә бала алган ата-аналарның беренче республика форумы булды. Форумда Чаллы авылыннан Олы Кариле урта мәктәбенең 5 сыйныфында укучы Абакар Шуралевны тәрбиягә алган Фәнисә Миңнуллина катнашты. Чарада уллыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган ата-аналарга ярдәм итүнең көнүзәк мәсьәләләре, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру формасын үстерү, һәм...
-
Конкурс тәмамлана
Газетага язылу компаниясендә эшләгән хат ташучылар конкурсы ахырына якынлаша. Киләсе атнада җиңүчеләр билгеләнә. Бүгенге көндә иң яхшылар: Тәмте почта бүлекчәсеннән Любовь Юдичева, ул "Волжские зори" ("Идел таңнары") газетасын 232 данә яздырган, бу 116 процент тәшкил итә. Анардан соң Келәнче почтасыннан Рузилә Сафина, ул 78 данә яздырган (111,4 процент) һәм Олы...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Узган атнада Кама Тамагы ТР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин Хисамов Бәдретдин Камал улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бәдретдин Хисамов 1923 елның 12 декабрендә Кече Кариле авылында гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 5 класс белем алганнан соң, тормышлар...
-
Куллар тудырган матурлык
Һәрберебез яратып көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Район үзәгендә, Куйбышев Затонда, Тенештә һәм башка торак пунктларда, учреждение һәм оешма территорияләрен кардан ясалган сыннар белән бизәү матур гадәткә керде. Киләсе ел символы булган ат, Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләренең кардан ясалган сыннарын бала-чага да, өлкәннәр дә бәяләп өлгерде инде....
-
Берләшмә утырышы
Күптән түгел Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Укучыларның танып белү активлыгын үстерүдә заманча дәресләрнең роле" (Сингапур методикасын куллану) темасы буенча чираттагы район методик берләшмә утырышы булды. Программага мастер-класслар күрсәтү, сыйныфтан тыш чара үткәрү һәм чыгышлар тыңлау кертелгән иде. Рус мәктәпләреннән...
-
Яшь физиклар
Балаларның техник иҗатын үстерү максатларында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уку йорты башыннан "Яшь физик" түгәрәге эшләп килә. Балалар түгәрәккә кызыксынып йөри. Алар төрле тәҗрибәләр ясый, эксперименталь тикшерүләр үткәрә. Нәтиҗәдә, практик күнекмәләр һәм осталык формалаша, кыенлыкларны җиңү өчен ихтыяр көче барлыкка килә, иҗади эзләнүләргә омтылыш формалаша.
-
Энергия цехы – ул заводның йөрәге
Районда чимал эшкәртү һәм гипс төзелеш материаллары әзерләү буенча производство комплексында- "Фоника гипс" ООО заводында газ генераторлары үз электр энергиясен эшләп чыгара. Бу продукция җитештерүне һәм аның үзкыйммәтен арзанайта, табигый ки, системага хезмәт күрсәтү өчен үз энергетика хезмәтләре бар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без энергоцех җитәкчесе Андрей Осипов һәм баш энергетик...