Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дүшәмбе көнне Кама Тамагы районы Куйбышев Затон штпга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде (фото)

Ул "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" республика адреслы программасы буенча төзелүче торак йортны карады. Бу поселокта узган ел ике 15 фатирлы йортка фундамент салына. Куйбышев урамында икенче катның стеналарын өю тәмамланып килә, Гагарин урамында әлегә цоколь катында бетон белән катырылган арматура куела. Ике йортны да подрядчы "Стройарсенал" ҖЧШ төзи. Өченче...

Ул "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" республика адреслы программасы буенча төзелүче торак йортны карады.


Бу поселокта узган ел ике 15 фатирлы йортка фундамент салына. Куйбышев урамында икенче катның стеналарын өю тәмамланып килә, Гагарин урамында әлегә цоколь катында бетон белән катырылган арматура куела. Ике йортны да подрядчы "Стройарсенал" ҖЧШ төзи. Өченче 32 фатирлы йорт өчен төзелеш мәйданчыгы әзерләнгән. Проект-смета документларын әзерләү соңгы этапта.
- Мине бу программа буенча узган атнада акчаны аз үзләштерү борчый,- диде Илдар Шәфкать улы. - Төзелешнең иң актив вакыты - стена өйгәндә эш кызу барырга тиеш. Ни өчен динамика шулай түбән?
- Проектны финанслау бары тик февраль аенда гына яңартылды. Март башында, счетка акча күчкәч, төзелеш материаллары кайтарттык, - ди "Стройарсенал" ҖЧШ директоры Альберт Җамалиев.
- Сездә нинди материаллар юк иде?
- Ком, кирпеч, цемент. Барысын да кайтарттык. Хәзер ике бригада ташчылар эшли, өю эшен актив алып барабыз.
Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, МР башлыгы Павел Лоханов һәм төзүчеләр икенче катка күтәрелде. Биредән поселокта төзелеш эшләренең барысы да яхшы күренә.
- Ике атнадан соң барлык мәйданчыкларда да эш кайнарга тиеш, - дип ассызыклады Илдар Халиков. - Килешүләрне дә тиз эшләргә кирәк. Юкса, билгеләнгән вакытка сыеша алмаячаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев