12 апрель 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы "Кояшкай" балалар бакчасы “Иң яхшы сыерчык оясы – 2016” бәйгесендә катнашучы иң актив учреждениеләрнең берсе
Конкурска барысы 200дән артык кош оясы куелды. "Кояшкай" балалар бакчасыннан бәйгедә 30 баланың әтисе катнашты. Бакчага 85 бала йөрүен исәпкә алсак - бу бәйгедә катнашучы иң актив учреждениеләрнең берсе. Эшләр ике номинация буенча бәяләнде: "Оптималь вариант" һәм "Әкият сарае". "Оптималь вариант" кошларның яшәве һәм үрчүе өчен барлык таләпләр үтәлгән сыерчык...
-
Келәнче авылында туып-үскән, хәзерге көндә шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Исмәгыйлева Фирая Ислам кызының 14 апрельдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларың һәм оныгыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә! Сөйкемле карашың кояшка тиң Бар тормышны нурга күмәсең. Бу дөньяның барлык хикмәтләрен Бары тик син генә...
-
Балчыклы авылында туып, шунда гомер итүче хөрмәтле әтиебез – Галиев Рәшит Хатыйп улына 10 апрельдә 65 яшь тулды
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сөекле әниебез Мөршидә белән исәнлектә-саулыкта, бәрәкәтле мул тормышта тыныч гомер итүегезне телибез. Тау битендә миләшләрең Яз килүгә сөенә. Таллар талгын башын ия Моңлы азан көенә. Рәт-рәт баскан наратларың Әзер кылырга намаз. Ак күңлең күк ак чәчкәгә Күмелә шомырт һәр яз! Моңлы азан...
-
Дүшәмбе көнне Кама Тамагы районы Куйбышев Затон штпга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде (фото)
Ул "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" республика адреслы программасы буенча төзелүче торак йортны карады. Бу поселокта узган ел ике 15 фатирлы йортка фундамент салына. Куйбышев урамында икенче катның стеналарын өю тәмамланып килә, Гагарин урамында әлегә цоколь катында бетон белән катырылган арматура куела. Ике йортны да подрядчы "Стройарсенал" ҖЧШ төзи. Өченче...