Бар яктан да ярдәм кирәк
Бүген "Кама Тамагы"АХП үзе оешканчыга кадәр алынган, хәленнән килмәслек бурыч- ярты миллиардлык кредитлардан интегә. Агрофирмага алмашка килүче авыл хуҗалыгы предприятиесе бу бурычларны түләргә мәҗбүр. Бу хәлдән чыгу өчен АХПның яңа җитәкчелеге нинди чаралар күрә, үз алдына нинди максатлар куя, бу хакта "Кама Тамагы"АХП генераль директоры Айрат Нугаев сөйли. - Ниһаять,...
Бүген "Кама Тамагы"АХП үзе оешканчыга кадәр алынган, хәленнән килмәслек бурыч- ярты миллиардлык кредитлардан интегә. Агрофирмага алмашка килүче авыл хуҗалыгы предприятиесе бу бурычларны түләргә мәҗбүр. Бу хәлдән чыгу өчен АХПның яңа җитәкчелеге нинди чаралар күрә, үз алдына нинди максатлар куя, бу хакта "Кама Тамагы"АХП генераль директоры Айрат Нугаев сөйли.
- Ниһаять, без сөт җитештерүдә тотрыклылыкка ирештек. Бүген узган елның шул чоры белән чагыштырганда сөтне көн саен 3 тоннага артыграк җитештерәбез. Бу тенденцияне киләсе елның гыйнвар-февраль айларында да саклап калырбыз дигән ышаныч бар. Безгә сөт җитештерүне узган елга караганда арттыру мөһим, шул чагында без сатылган продукциядән керем генә алып калмыйча, авыл хуҗалыгы производствосына ярдәм буенча дәүләт субсидиясенә дә исәп тота алабыз.
- Нәтиҗәгә ирешү өчен нәрсәләр эшләнгән?
- Максатлар тормышка ашсын өчен өчен без барлык әзерлек чараларын да уйладык, аерым алганда баш санын яңарту мәсьәләсе, һәр хуҗалыкка башмак таналар группасын бирергә кирәк. Бу группалар белән эш катлаулы, башмак тана һәм таналарны теләсә-кайсы сыер савучы карый алмый. Хәтта бик тәҗрибәле һәм намуслы терлекчеләр дә группадагы 30 баштан көтүгә 24-25 баш кына тулыкыйммәтле сөт бирүче сыер кертә ала. Бүгенге көндә безгә Сөйкидәге терлекчелек комплексының икенче блогын җибәрү өчен миллион ярымга якын акча кирәк. Бу исә сыерларның баш санын сизелерлек арттырачак, чөнки бездә сөт күпләп җитештерелми һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең тулыкыйммәтле эшен тәэмин итми.
- Килеп туган хәлне уңай якка үзгәртү өчен үсемлекчелектә нәрсәләр эшләнелде?
- 2014 елда без рекордлы күләмдә уҗым культуралары чәчтек- 12 мең гектар бодай һәм 1 мең гектар арыш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, уҗым культуралары тотрыклы яхшы уңыш бирә, алар язгы-җәйге чорда һава шартларына азрак бәйле. 2015 елда да яхшы уңыш алырга уйлыйбыз. Стратегик культура сыйфатында язын 1,5 мең гектар шикәр чөгендере чәчәргә планлаштырабыз. Ул интенсив культура, дөрес караганда яхшы уңыш бирә. Шул максатларда билгеле бер эшләр дә башкардык, басуларны әзерләдек, чәчкеч, трактор, сиптергечләр сатып алуга бюджетта чыгымнар каралган.
- Ә үзегездә булган техника бу эшләр өчен ярамыймы?
- Техниканың бер өлеше искергән, бер өлеше алдагы елларда сатылган. Булган агрегатларның барысын да шикәр чөгендерен эшкәртү өчен файдаланып булмый. Моннан тыш, баш санын арттырырга да планлаштырабыз, шуңа күрә терлек азыгы турында да уйларга кирәк. Болар барысы да терлек азыгы әзерләү техникасы паркын яңартуны таләп итә. Гомумән, авыл хуҗалыгы производствосы үсемлек-челек һәм терлекчелекне бергәләп үстерүне күздә тота. Терлекчелек тармагы сакчыл хуҗа акчаны машина-трактор паркын яңартуга, үсемлекчелек тармагын үстерү өчен орлык һәм ашламалар сатып алуга тотарлык көндәлек керем бирә. Үз чиратында үсемлек-челекне грамоталы алып бару бөртеклеләрне сатудан табыш кына алып калмыйча, яңа технологияләр кулланып, чәчү әйләнешенә уңышны күп бирүче генә түгел, туфрак өчен файдалы булган культураларны да кертеп, терлекчелек өчен азык базасын үстерү мөмкинлеге тудыра.
- Рентабельле булсын өчен предприятиегә җитештерүне никадәр арттырырга кирәк?
- Әгәр без баш санын элеккеге дәрәҗәдә калдырсак, 2015 елда сөт җитештерү 15 процентка артырга тиеш. Планда- баш санын 500 башка арттыру күздә тотыла. Бу исә безгә финанс бурычларының бер өлешен хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Агымдагы елда дәүләткә 23 мең тонна ашлык тапшырдык. Эшләрне аз гына яхшырту өчен 40 мең тонна ашлык тапшырырга кирәк, димәк сезонга 50 мең тоннадан да ким булмаган ашлык җитештерергә тиешбез. Бу очракта уңыш гектарыннан 23-24 центнердан ким булмаска тиеш. Мин шикәр чөгендере турында әйтеп киттем инде. Ә менә аны, якынча исәпләүләргә караганда 2015 елда ким дигәндә 40 мең тонна сатарга тиешбез. Бу АХПга зур ярдәм булачак.
- Сезгә кадәр эшләүчеләрнең бүлекчәләрдәге сөт терлекчелеген ит юнәлешенә күчерү карары үзен никадәр аклады?
- Сөт-ит терлекчелеге, әлбәттә, хуҗалыкта дөрес эшләр алып барылганда яхшы нәтиҗә бирә. Әмма ит алу процессы озаккарак сузыла. Сөт хуҗалык кассасына көндәлек керем кертә, нәкъ шуңа күрә без хуҗалыкларда бу тармакны торгызырга булдык. Ит терлеген Красновидовода һәм Осинникида калдырдык. Киләчәктә ит җитештерүне 19дан 30 тоннага кадәр арттырырга планлаштырабыз. АХПга килеп туган хәлдән чыгу бик авыр. Бу бер генә кеше гаебе түгел. Авыл хуҗалыгында елдан- ел төрле проблемалар өстәлеп торды. Безгә хәзерге вакытта тәнкыйть түгел, һәряктан ярдәм кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев