17 декабрь 2014 яңалыклары
-
Бала караган өчен пособие
Бала караган өчен ай саен пособие алырга әни, әти, опекун яки баланы фактта караган башка кеше хокуклы. 2014 елда Кама Тамагы район социаль яклау органына балага 1,5 яшь тулганчы пособие алып тору өчен эшләмәүче 81 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Беренче баланы караган өчен пособие 2576,65 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар...
-
Җитди игътибар белән
Өлкән яшьтәге гражданнарга, өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан инвалидларга өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү тәкъдим ителә һәм ул аларның гадәти социаль мөхиттә озаграк булуларына юнәлдерелгән. Бүгенге көндә "Богордский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә 126 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид исәптә тора. Шулардан...
-
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инглиз теле атналыгы
Атналык үткәрү максаты - чит тел белүдәрәҗәсегнә карамастан, барлык сыйныф укучыларын атна вакыйгаларына тарту, аларга көчләреннән килгән бирем бирү һәм чаралар үткәрү. Балаларның барысына да чараларда катнашу яки тамашачы буларак классташлары өчен җан атып тору мөмикнлеге бирелде.
-
Яшь шагыйрә
2014 елда Рязаньның "РИД" нәшрият йорты вузның 80 еллыгына багышлап, Россия ФСИН академиясе хезмәткәрләре, укытучылары, курсантлары һәм ветераннарының "Служи поэзии живой» дип аталган күмәк шигырьләр җыентыгын чыгарды. Алар арасында якташыбыз, Россия ФСИН академиясенең 2 курс курсанты Татьяна Худяшованың да дүрт шигыре дөнья күрде.
-
Икенче урынны алдылар
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы республика комиссиясе "Югары социаль нәтиҗәлелек буенча Россия оешмасы" бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләр һәм призерлары турында"гы карар проектын карап, конкурсның федераль этабында катнашу өчен җиңүчеләр һәм номинатларны билгеләде. Беренче урынны нефтьчеләргә биреп, "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖга " Җитештерү тармагы оешмаларында производство травмасы алу...
-
Берүзе меңгә торган
Районда яшәүче бер яшүсмер балигъ булмаганнар арасында хокук борзуларын кисәтү буенча мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эше инспекциясе, полициянең участок уполномоченныйларының уртак тырышлыгын юкка чыгарган. Җиде тапкыр җинаять кылып, ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында республика буенча 34 урыннан 8 урынга күтәрелгән районның эш...
-
Информатика һәм математика атналыгы
Декабрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә информатика һәм математика атналыгы үткәрелде. Быел чаралар кабинетлар чигендәүткәрелде. Мәктәп коридорларында "Ребусны чиш", "Картина яса", "Координаталар буенча рәсем" мастер-класслары, "Robot facing", "Соноби кубогы җый" трек күнегүләре үткәрелде. Алдан өйрәтеп куелган укучылар теге яки бу биремне ничек башкарырга кирәклеген аңлатты. Тәнәфесләрдә укучылар метематик ребуслар чиште, геометрик...
-
Бакча мөдирләре киңәшмәсе
16 декабрьдә Кама Тамагы штпның "Кояшкай" балалар бакчасыда районның мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасы мөдирләренең район киңәшмәсе булды.
-
Методик көн
"Балалар өлкәннәрне бервакытта да тыңламый, әмма аларча кыланып, бервакытта да ялгышмый" (Джеймс Болдуин) 16 декабрьдә Сөйки урта мәктәбендә директорларның методик көненә багышлап үткәрелгән чарага әлеге сүзләр эпиграф булды. Затонда мәктәп психологлары семинарында башланган сөйләшү Сөйки мәктәбендә дә дәвам итте. Биредә профориентация эшендә тәрбия чаралары тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Мәктәп ТР Мәгариф...
-
Бар яктан да ярдәм кирәк
Бүген "Кама Тамагы"АХП үзе оешканчыга кадәр алынган, хәленнән килмәслек бурыч- ярты миллиардлык кредитлардан интегә. Агрофирмага алмашка килүче авыл хуҗалыгы предприятиесе бу бурычларны түләргә мәҗбүр. Бу хәлдән чыгу өчен АХПның яңа җитәкчелеге нинди чаралар күрә, үз алдына нинди максатлар куя, бу хакта "Кама Тамагы"АХП генераль директоры Айрат Нугаев сөйли. - Ниһаять,...
-
Чыршы урлаучыларга
Республика территориясендә бүгенге көннән чыршы урлаучылар тотыла башлаячак. Аларга карата 4 мең сум күләмендә административ җавап кына күрелеп калмыйча, табигатькә китерелгән зыян да түләттереләчәк. Киселгән бер чыршы өчен 1,5 сум, ылыслы бер ботак өчен 100 сум һәм аннан күбрәк түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат...