Укытучы, мәктәптән ноутбугыӊны сүндереп кайтып кит
Казан шәһәренеӊ 15 мәктәбендә 2 сентябрь көнне янгын чыккан. Бәхеткә бу вакытта инде мәктәптә балалар калмаган була. 3нче этажда бер кабинетта өстәлдәге ноутбук яна башлый, пожар сигнализациясе эшләп, пожар сүндерүчеләр тиз арада килеп, янгынны сүндерәләр. Иӊ кызыгы шул, бу мәктәпкә пожар куркынычсызлыгы инспекторы дәресләрдә булып, уттан ничек сакланырга, дип өйрәтеп,...
Казан шәһәренеӊ 15 мәктәбендә 2 сентябрь көнне янгын чыккан. Бәхеткә бу вакытта инде мәктәптә балалар калмаган була.
3нче этажда бер кабинетта өстәлдәге ноутбук яна башлый, пожар сигнализациясе эшләп, пожар сүндерүчеләр тиз арада килеп, янгынны сүндерәләр.
Иӊ кызыгы шул, бу мәктәпкә пожар куркынычсызлыгы инспекторы дәресләрдә булып, уттан ничек сакланырга, дип өйрәтеп, янгын булган очракта уку йортыннан тиз арада чыгу буенча эвакуация буенча учение дә үткәргән була.
Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань» газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев