6 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Куркыныч чирдән сакланыйк
17 августтан 16 октябрьгә кадәр Татарстанда хайваннарда котыру авыруын кисәтү буенча ике айлык үткәрелә, аның дәвамында ветеринарлар барлык йорт хайваннарын теркәп, түләүсез вакцинация үткәрәчәк.Татарстанда кортыру авыруын теркәү очраклары шактый. Хайваннар арасында котыру авыруы агымдагы елның җиде аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга арткан: республиканың 36 муниципаль районында...
-
Укытучы, мәктәптән ноутбугыӊны сүндереп кайтып кит
Казан шәһәренеӊ 15 мәктәбендә 2 сентябрь көнне янгын чыккан. Бәхеткә бу вакытта инде мәктәптә балалар калмаган була. 3нче этажда бер кабинетта өстәлдәге ноутбук яна башлый, пожар сигнализациясе эшләп, пожар сүндерүчеләр тиз арада килеп, янгынны сүндерәләр. Иӊ кызыгы шул, бу мәктәпкә пожар куркынычсызлыгы инспекторы дәресләрдә булып, уттан ничек сакланырга, дип өйрәтеп,...
-
Бер ханым суд приставларына балта белән ташланган
Тәтеш районының бер авылында була бу хәл. Кредит түләмәгән өчен ирнең банк каршында 300 000 сум бурычы җыела. Суд приставлары аның милкен алырга килгәч, ирнең хатыны аларга балта белән ташлана. Әлеге хатынны тиз арада кулга алалар. Хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. http://Интертат.ру
-
1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына.
Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы араларда булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы бәрелешләр вакытында бу каешлар гел дә баланы...
-
Гүзәл Уразованың улы Самирга бер яшь тулган
Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың төпчек уллары Самирга да бер яшь тулган. Гүзәл Уразова «Инстаграм»дагы битенә улы белән төшкән фотоны урнаштырган һәм: «Улым Самир! Бәхетле, таза, озын гомерле бул, балакаем. Мин сине яратам!» - дип язып куйган. http://Шәһри Казан
-
Олы Кариледә комедия булды
4 сентябрьдә Олы Кариле мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры артистлары "Мәхәббәт баскычлары" дип исемләнгән комедия күрсәтте. Тирә-як авыллардан килгән тамашачылар һәм олы карилелеләр рәхәтләнеп ял итте. Резедә ролен Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр " фильмында Гөлшаһидә ролен уйнаган Резедә Сәләхова башкарды. Тамашачылар МР башкарма комитеты...