Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңган пешекчеләр

Бу фотосурәттә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кече Салтык бүлекчәсе аш пешерүчеләре Илсөяр Галиева һәм Әлфинур Хисамова. Алар уракта катнашучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен өчен бөтен тырышлыгын куя. Көнгә кырыктан артык механизаторны ашаталар. Аларга әле авыл урамнарын төзекләндерүче район юл идарәсе эшчеләрен дә ашатырга туры килгән. "Эш сәгате...

Бу фотосурәттә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кече Салтык бүлекчәсе аш пешерүчеләре Илсөяр Галиева һәм Әлфинур Хисамова.

Алар уракта катнашучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен өчен бөтен тырышлыгын куя. Көнгә кырыктан артык механизаторны ашаталар. Аларга әле авыл урамнарын төзекләндерүче район юл идарәсе эшчеләрен дә ашатырга туры килгән. "Эш сәгате иртәнге 6да башлана,- ди кызлар. -Эшнең башы - аш диләр. Ничек ашасаң, шулай эшлисең дә. Беренче һәм икенче ашларны һәрвакыт төрләндерергә тырышабыз. Кызу урак өстендә үзебездән өлеш кертүебезгә шатбыз». Иң мөһиме- механизаторлар алар пешергән аш-судан канәгать. Бу көнне дә төшке ашка җыелган игенчеләрдән алар адресына бары тик мактау сүзләре генә ишеттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев