5 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Кама Тамагында узган бәйрәм чарасыннан [фоторепортаж]
-
Татарстанда урып-җыю тәмамланып килә
Барлык мәйданнарның 90 процентында эшләре тәмамланган инде. Татарстанда урак өсте башланганнан бирле барлык мәйданнарның 1377,2 мең гектарынды урып-җыю эшләре башкарылган. Тулаем алганда, 2,9 млн тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача 21,3 центнер икмәк чыга. http://Интертат.ру
-
ФЭСТ каешлары әйләнештән алынды
1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы араларда булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы...
-
Әкият дөньясында
Олы Салтык авылында яшәүче Сабирҗановлар гаиләсенең өй алды шау чәчәккә күмелгән. Ишегалдына узсаң, тагын да матурлыкка, пөхтәлеккә таң каласың, бер яктан кояшка үрелүче декоратив көнбагышлар, ә тирә-якта зәвык белән утыртылган төрле чәчәкләр. Бу йортта бар нәрсә дә күңел җылысы салып эшләнгән. Әлбәттә, монда уңган гаилә башлыгы Мәннафның да, ару-талуны белмәс...
-
Барыбыз да паркка
5 һәм 6 сентябрь Татарстанда Парклар һәм скверлар көне дип игълан ителде. Бу көннәрдә республика буенча саф һавада спорт чаралары үткәрелә. 5 сентябрьдә сәгать 11.30да Кама Тамагында парк ачыла. Мәдәният бүлеге яшьләр эше бүлеге һәм ДЮСШ белән берлектә барлык яшьтәгеләр өчен спорт- күңел ачу программасы әзерләгән. Балалар өчен күпертелгән батутлар...
-
Уңган пешекчеләр
Бу фотосурәттә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кече Салтык бүлекчәсе аш пешерүчеләре Илсөяр Галиева һәм Әлфинур Хисамова. Алар уракта катнашучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен өчен бөтен тырышлыгын куя. Көнгә кырыктан артык механизаторны ашаталар. Аларга әле авыл урамнарын төзекләндерүче район юл идарәсе эшчеләрен дә ашатырга туры килгән. "Эш сәгате...