Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган авылым ямьле, сулары да тәмле

Мордва Каратаенда авыл көне оешкан төстә һәм халык шулай күп җыелып дүртенче тапкыр үткәрелә. Соңгы тапкыр очрашуларыннан соң да 6 ел вакыт үтеп киткән. 12 июльдә Мордва Каратаенда Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Һәр ел саен бу вакытта авылга биредә яшәүчеләрнең балалары һәм оныклары җыела. Бәйрәм уңаеннан әбиләре пироглар пешерә,...

Мордва Каратаенда авыл көне оешкан төстә һәм халык шулай күп җыелып дүртенче тапкыр үткәрелә. Соңгы тапкыр очрашуларыннан соң да 6 ел вакыт үтеп киткән.
12 июльдә Мордва Каратаенда Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Һәр ел саен бу вакытта авылга биредә яшәүчеләрнең балалары һәм оныклары җыела. Бәйрәм уңаеннан әбиләре пироглар пешерә, милли ризыклар әзерли, кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешә. Әмма бу ел авыл өчен үзенчәлекле булды. Күптән көтелгән клуб ачылышы, язын үткәрелгән «Шумбрат, Каратай» бәйрәме авылга игътибарны тартып кына калмады, авылда яшәүчеләр өчен зур мөмкинлекләр дә ачты. Шуңа күрә авыл көнен үткәрми калу мөмкин түгел.
Клуб каршына урындыклар тезелгән, халык җыелган. Алар бәйрәмдә катнашучыларны көтә. Авылның ике ягыннан клуб ягына ике үзешчән коллектив кузгалды. Өстән, авыл ягыннан милли сарафаннар кигән "Мордва бизәкләре" коллективы әбиләре (сулдагы рәсемдә), ә астан яңа җәелгән асфальт буйлап кунаклар- Куйбышев Затон штпдан "Волжанка" ветераннар хоры кузгалды. Авыл өстенә мордва һәм рус җырлары таралды.
- Нәрсә буласын үзем дә белмим,- дип сүз башлады Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева. -Чараны авыл халкы үзе әзерли, безгә бернәрсә дә әйтмәделәр, бары тик бәйрәмгә генә чакырдылар.
Бәйрәмне яшь вәкил - Сөйки кичүеннән Владимир Хомяков ачып җибәрде. Ул флейтада рус һәм татар халык көйләрен уйнады. Бәйрәмгә күктә дә шатланганнар күрәсең, авыл өстеннән күптән көтелгән яңгыр явып узды. Артистлар һәм тамашачылар клуб эченә керде. Үзешчән артистлар балачактан таныш булган һәм яратып җырлаган җырларын башкарды, ә тамашачылар аларга кушылды.
- Хәтерлисездер авыл көнен сөт җыя торган агач күперчектә үткәргән идек,- дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте бәйрәмне алып баручы Вера Колударова. - Авылдагы ир-атлар ел саен күперне ремонтлый, ә әти-әниләребез, юл булмаганлыктан, бәрәңгене капчыклап олы юлга чыгаралар иде, чөнки авылга бер генә машина да үтә алмады. Ә хәзер яңа күпердән җиңел машиналарда башыбызны горур тотып узып китәбез. Безнең туган авылыбыз танымаслык булып үзгәрде. Хәзер без өлкән яшьтәге әти-әниләребезне яңа асфальттан машина белән өйгә кадәр китерәбез.
Апам 60 яшендә клубка йөрермен, дип уйламаган идем, ди. Ул гына түгел, бөтен авыл йөри, чөнки биредә фельдшер да утыра, кибеткә дә киләләр, клубка кереп җырлап та чыгалар.
Кадерле авылдашлар, хәзер безгә чиркәү төзергә кирәк. Безнең төп хәйриячеләр, ярдәмчеләребез- Владимир Андреев һәм Анатолий Тарасов беренче взносны керттеләр инде. Авылыбыз халкы тырышлыгы белән без бу эшне дә башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм.
Сәхнәгә "Волжанка" хоры күтәрелде. Озак еллар бу хорда шушы авылдан чыккан Анна һәм Федор Афимовлар да (уңдагы рәсемдә) җырлады. Хор чыгышы алкышларга күмелде, аларны озак кына сәхнәдән җибәрмәделәр.
- Агымдагы елда Анна Петровна һәм Федор Якимович үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтә, - дип дәвам итте алып баручы. - Алар безне бәйрәмгә чакырырлармы, юкмы, белмим, әмма шампан шәрабын бүген эчәбез.
күршеләрен Авыл көне белән котларга Чыршаланда туып-үскән, озак еллар туган ягыннан читтә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куйган, бүген муниципаль район башлыгының җәмәгать киңәшчесе Юрий Ильин да килгән иде.
-Һәр ел саен кошлар да туган якларына кайта. Без дә алар кебек туган авылларыбызга омтылабыз,-дип сүз башлады Владимир Андреев (уртадагы рәсемдә). -Кайчандыр Лидия Глонина туган тел сүзлеге булдыру турында фикер әйткән иде. Без уникаль халык, без татарлар арасында яшәп кенә калмыйча, алар телен дә өйрәндек.
Паспорт алган вакытта бишенче графага нинди милләтне яздырырга белмәдек, без кемнәр- русмы, татармы, мордвамы? Хәзер яхшы беләбез, без - үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре булган, кечкенә һәм хезмәт сөючән милләт - мордва Каратай халкы, безне сакларга кирәк. Иң яхшы елларда да без 3000дән артып китмәдек. Шулай да безнең арада талантлы хәрби җитәкчеләр, рәссамнар, финансистлар, төрле конкурс лауреатлары бар. Без аларның барысын да белергә, истә тотарга һәм үзебезнең балаларыбызга әйтеп калдырырга тиешбез. Моның өчен халкыбызның музеен булдырырга тәкъдим итәм.
Тагын Владимир Андреевич сугышта һәлак булган якташларга куелган һәйкәлгә юкка чыккан Мәсте һәм Чыршалан авылларыннан китеп, сугышта һәлак булганнар исемлеген дә беркетергә тәкъдим итте.
Бәйрәмне авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары дәвам итте. Анатолий Федоровичның оныгы Катя Тарасова әбисе турында шигырь сөйләде. Сәхнәләштерелгән күренешләр, җырлар бәйрәмне тагын да җанландырды.
- Бу авылда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайлович Макарычев яши, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Валентина Лазарева. -Ул табигать байлыклары буенча безнең төп киңәшче. Ул бүгенгәчә үзе генә урманга, басу-кырларга йөри, җиләкнең, чикләвекнең кайчан өлгергәнен аңардан ишетәбез, кайчан себерке бәйләргә кирәклеген дә ул әйтә. Янәшәбездәге Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән кеше белән чын күңелдән горурланабыз.
Валентина Александровна ветеранга, хәйриячеләргә һәм авылда яшәүче юбилярларга Кирельск авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырды. Бүләкләрнең кайберләре булачак музейның беренче экспонатлары булды.
- Мин чын күңелемнән бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Вера Колударова, Юлия Глонина, Нина Соловьева, Надежда Малаева, Валентина Кудаловага һәм шушы бәйрәмнән читтә калмаучыларның барысына да рәхмәт белдерәм, - диде клуб мөдире Ирина Окунева. - Кемдер программа әзерләде, кемдер кунаклар өчен өстәл, кемдер бәйрәм турында халыкка хәбәр бирде. Шуңа күрә очрашуыбыз күңелле дә булды. Алда эшләребез тагын да күбрәк. Җыелышып зиратны җыештырырга кирәк. Тагын бер әһәмиятле бурыч - чиркәү төзелеше. Без бу бурычны да уңышлы башкарып чыгарбыз, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев